Чубаров: Украина партнёрлары Кырымны Киевка сугыш юлы белән кайтару ихтималын да кире какмый

Рефат Чубаров

24 февральдә Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле вакыйгалар бөтенесен айнытты, алар Украинаның басып алынган җирен азат итү өчен бөтен гамәлләр, ысуллар булырга тиешлеген аңлады, ди ул.

Кырымны оккупациядән азат итү мәсьәләсендә Украинаның халыкара партнёрлары ниһаять прагматик була башлады һәм хәзер аны Киевка сугыш юлы белән кайтару ихтималын да кире какмый. Бу хакта Крым.Реалиига Хорватиядәге "Кырым платформасы" җыенында кырымтатар халкы Мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров әйткән.

"Узган ел "Кырым платформасы"н оештыру җыенында, аерым бер партнёрларыбыз каты торганга, кабул ителгән Кырым декларациясендә Кырымны оккупациядән азат итү тыныч юл белән – диалог аша барачак дип язырга мәҗбүр булдык. 24 февральдә Русиянең Украинага бәреп керүе белән бәйле вакыйгалар бөтенесен айнытты, алар Украинаның басып алынган җирен азат итү өчен бөтен гамәлләр, ысуллар булырга тиешлеген аңлады. Ярымутрауда канлы көрәшләр булмасын өчен барысын да эшләячәкбез, билгеле, әмма барысы да хәзерге сугышның ничек барачагына бәйле", дигән Чубаров.

24-25 октябрьдә Хорватиянең Загреб шәһәрендә "Кырым платформасы" җыены уза. Беренче көнне Кырым проблемы турында хокук яклау оешмалары фикер алыша, иртәгә исә әгъза-илләрнең парламентлары вәкилләре катнашачак.

Быел "Кырым патформасы" җыены 23 августта онлайн форматта узган иде, анда 59 ил һәм халыкара оешма вәкилләре катнашты.

"Кырым платформасы"ның беренче җыены узган елның 23 августында үтте. Анда 47 чит дәүләт һәм халыкара оешма катнашты.

  • "Кырым платформасы"н оештыру башлангычы белән беренче булып Кырымтатар мәҗлесе чыккан булса, соңыннан бу ниятне Украина тышкы эшләр министрлыгы да яклап чыкты. Ул Русиянең Кырымны оккупацияләвенә җавап итеп халыкара басымны арттыруга, Русия режимы корбаннарын яклауга, кеше хокукларының алга таба да бозылуына юл куймаска дигән максатлар белән эшли. Иң мөһим максатларның берсе – Кырымны Русия оккупациясеннән азат итеп, Украинага кире кайтару.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!