Кырымдагы мәхкәмә Херсон өлкәсе кырымтатарын 8,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән

Архив фотосы

Аны Русиядә тыелган, кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепле дип тапканнар.

Акмәчетнең (Симферополь) Русия контролендәге Киев районы мәхкәмәсе Херсон өлкәсендә яшәүче кырымтатарны, такси йөртүче булып эшләгән Рөстәм Гугурикны 8,5 елга кырыс тәртипле колониягә җибәргән. Аны Русиядә тыелган, кырымтатар ихтыяриларыннан торган Номан Челебиджихан исемендәге батальонда катнашуда гаепле дип тапканнар. Гугурикны хөкем итүләрен Крым.Реалии хәбәр итә.

Хөкем ителүченең исем-фамилиясен атамый гына Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) аның батальонга матди ярдәм күрсәтүен, киемнәр, ризыклар белән тәэмин итүен белдерде. Моннан тыш Русия куәт оешмалары вәкилләре ирне "махсус хәрби операция" барганда Херсон өлкәсенең Генически районында Русиягә каршы үткән чараларда катнашуда гаепли.

"Грати" украин басмасы язуынча, 27 март кичендә Рөстәм Гугурик хатыны һәм алты яшьлек кызы белән Херсонның Русия хәрбиләре оккупацияләгән Новоалексеевка авылыннан Кырымга юл тоткан. Ул гаиләсен Бакчасарайдагы туганнарына илтмәкче булган, әмма барып җитә алмаган. Машинасы белән Русиянең тикшереп уздыру пунктына кадәр җиткән, юлчылар документларын паспорт контроленә тапшырган,шуннан соң ирне ФСБ хезмәткәрләре тоткарлаган диелә.

31 мартта Русиянең Акмәчеттәге мәхкәмәсе аны Номан Челебиджихан батальонында катнашуда шикләнеп ике айга кулга алды.

Шул ук вакытта, Гугурик тоткарланган чакта бу батальон әле Русиядә тыелмаган иде. Номан Челебиджихан батальонын Русия Югары мәхкәмәсе быел җәй башында гына террорчы дип табып тыйган иде.

Мәхкәмә фикеренчә, батальон оештыруның максаты – "Русиянең бөтенлеген бозу, ә төп бурычларыннан берсе – Кырым республикасын корал белән яулап алу".

  • Номан Челебиджихан төркеме – 2014 елда Кырым белән чиктәш районнарны саклау өчен ихтыярилардан төзелгән оешма. Ул нигездә кырымтатарлардан тора. Кырымда ФСБ әлеге төркемдә катнашуда гаепләп, кырымтатарларны даими тоткарлап тора.
  • Русиянең тикшерү комитеты ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовны Номан Челебиджихан исемендәге, ким дигәндә 150 кешелек батальонны төзүче һәм җитәкләүче дип гаепләде.
  • 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, кырымтатарларны эзәрлекләү очраклары даими булып тора. Хокук яклаучылар һәм активистлар Русия хакимиятләре кырымтатарларны сәяси сәбәпләр белән эзәрлекли, аларның күбесе ярымутаруның Русиягә кертелүенә каршы дип белдерә.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!