Bloomberg: АКШ Русия нефтенә иң югары бәя куюның шартларын йомшартырга мөмкин

Иллюстратив фото

Басма чыганаклары әйтүенчә, Русия нефть сатудан туктарга мөмкин дип сагайганга, кара алтынның бер мичкәсе өчен бәяне кимендә 60 доллар итеп куярга уйлыйлар. 

АКШ хакимиятләре Русия нефтенә иң югары бәя куюга кагылышлы шартларны йомшарту турында фикер алыша, бу чикләүләр быел декабрь башында кертелергә мөмкин. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.

Басма чыганаклары әйтүенчә, Русия нефть сатудан туктарга мөмкин дип сагайганга, кара алтынның бер мичкәсе өчен бәяне кимендә 60 доллар итеп куярга уйлыйлар.

Элегрәк АКШ хакимиятләре нефтькә бәяне мичкәсенә 40-60 доллар дип чикләүне карый иде, ә Американың кайбер түрәләре бу бәяне 40 доллар тирәсеннән дә арттырмауны тәкъдим итте.

5 декабрьдә Европа берлегенең Русиягә каршы әзерләгән сигезенче чикләүләр җыелмасы гамәлгә керә, анда йөк ташучы көймәләр белән китерелә торган Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләү дә бар.

Мәскәү исә үзе өчен отышлы булмаган бәядән нефть сатмаячагын әйтте.

Bloomberg мәгълүматынча, "Зур җиделек" (G7) илләре һәм Австралия генә бу чикләүләрне үтәргә ризалашкан. Аларга Көньяк Корея да кушылырга мөмкин. Вашингтон моңа Яңа Зеландия һәм Норвегияне дә җәлеп итәргә тырыша.

Русиянең иң әһәмиятле сәүдә партнерлары - Һиндстан һәм Кытай бу процесста катнашмаячак.

Reuters чыганаклары исә Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләгәндә элеккеге уртача бәяләр исәпкә алыначак, ул мичкәсенә 63-64 доллар булырга мөмкин дигән.

  • 5 октябрьдә Венадагы очрашуда Нефть сатучы илләр оешмасының (ОПЕК) әгъзалары, шулай ук Русия һәм ОПЕКка кермәүче башка кайбер илләр ноябрьдән башлап нефть чыгару күләмен киметергә сүз куешты. Тәүлегенә ике миллион мичкәгә киметү турында килештеләр.
  • Бу - 2020 елдан башлап иң нык кимү очрагы. Ул чакта Reuters моны нефтькә бәя төшкән шартларда Русия тәкъдим иткән дип язды.
  • 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Моңа җавап итеп Көнбатыш илләре Мәскәүгә кырыс чикләүләр кертте, бу түрәләргә генә түгел, гади халыкка да йогынты ясый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!