Татарстанның кайбер районнарында хәмер сату 20 процентка арткан

Иллюстратив фото

Республикада исә алкоһоль эчү күләме 5 процентка арткан. Уртача алганда Татарстанда яшәүче кеше тугыз ай эчендә 10,8 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми диелә. Узган ел бу күрсәткеч 10,2 литр булган. 

2022 елның өченче чирегенә булган нәтиҗәләрдән күренгәнчә, Татарстанда хәмер эчү биш процентка, ә республиканың кайбер районнарында 20 процентка арткан. Бу хакта Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенә сылтама белән "Коммерсантъ" яза.

Оешма мәгълүматынча, быел гыйнвар-сентябрь айларында Татарстан кибетләре 4,18 миллион дал хәмер саткан. Узган ел шул ук чорда 3,99 млн дал сатылган булган.

Хәмер сату аеруча Югары Ослан районында нык арткан — 20 процентка җиткән. Югары Осланнан соң Питрәч һәм Яңа Чишмә районнары килә, аларда хәмер сату 18 процентка арткан. Тукай районында 14 процентка, Лаешта — 12, Кайбыч һәм Спасста 11 процентка күбрәк сатканнар.

Казан белән Чаллыда алкоһоль сату дүрт процентка арткан һәм 1,57 млн далга җиткән, бу республикада сатылган хәмернең 37 проценты.

Уртача алганда Татарстанда яшәүче кеше тугыз ай эчендә 10,8 литр хәмер эчкән, моңа сыра керми диелә. Узган ел бу күрсәткеч 10,2 литр булган.

"ЦИФРРА" Федераль һәм төбәкләрнең алкоголь базарларын тикшеренү үзәге мөдире Вадим Дробиз хәмер эчүнең биш процентка артуы күп түгел ул, дигән.

Аның әйтүенчә бу Украинада сугыш барганда "психологик фактор" белән аңлатыла.

"Бу безнең ватандашлар өчен һәм психологик, һәм икътисади стресс. Без бу стресста февральдән бирле яшибез. Бу бик авыр. Ә кризис булганда хәмер куллану һәрвакыт арткан", дип искәрткән Дробиз.

  • 2022 елның гыйнвар-сентябрендә русияләрнең антидепрессентларга киткән чыгымнары былтыргы шул чор белән чагыштырганда 70% арткан һәм 5 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Перспектив технололгияләр үзәге хәбәр итә.
  • Быел 9 ай эчендә русияләр барлыгы 8,4 млн кап антидепрессант сатып алган. Аларны күбрәк Мәскәүдә, Петербурда, Мәскәү өлкәсендә, Карелиядә һәм Ростов өлкәсендә сатып алганнар.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы Путин фәрманы белән 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!