Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссарын ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар

Иллюстратив фото

Алмаз Борһанов өч атна элек кулга алынган, аны 130 мең сумга хәрби билет сатуда шикләнәләр, әмма ир гаебен танымый диелә. 

Ришвәттә шикләнелеп, Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов тоткарланган, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

48 яшьлек хәрби комиссарны мобилизациянең кызган мәлендә - 7 октябрьдә кулга алганнар. Ул 2016 елда җирле егеткә 130 мең сумга хәрби билет сатуда шикләнелә.

Хәзер 2нче тикшерү изоляторында утыручы хәрби комиссар үзенә бирелгән чикләү чарасын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән, йорт сагына күчерүләрен сораган. Әмма мәхкәмә аны 14 ноябрьгә кадәр сак астында калдырган, дип яза басма.

Борһанов гаебен танымый диелә.

4 октябрьдә Уфаның Орджоникидзе һәм Калинин районнары хәрби комиссары Константин Воропаев тоткарланган иде. Аны да ришвәт алган дип шикләнәләр, ул Уфа хоккейчыларына хәрби билет алырга ярдәм иткән чылбырның бер өлеше булып торган.

  • Шул ук вакытта Русиядә гаскәрдән качу очраклары соңгы ун елда иң югары дәрәҗәгә җитүе хәбәр ителде.
  • Быел бу маддә нигезендә 1 майдан 20 сентябрьгә кадәр 410 җинаять эше ачылган. Чагыштыру өчен: 2021 елда мондый 385 эш ачылган, 2016 һәм 2020 елда – 350дән кимрәк, 2013 елда 300дән кимрәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!