Русия баш штабы: быелгы көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак

Иллюстратив фото

2022 елның көзге чакырылышы 1 ноябрьдә башланачак, быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр.

2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак. Бу хакта "Интерфакс"ка Русия баш штабының оештыру-мобилизацион баш идарәсе җитәкчесе Евгений Бурдинский хәбәр иткән.

2022 елның көзге чакырылышы 1 ноябрьдә башланачак, быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр. Көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак.

"Көзге чакырылыш Русиянең биш субъектындагы 24 муниципаль берәмлегендә генә узмаячак. Бу – Саха республикасы (Якутия), Байкал аръягы, Камчатка һәм Хабаровски крайлары, шулай ук Чукотка автоном бүлгесе, анда гаскәргә чакырылыш язын гына үтә. Бу беренче чиратта әлеге төбәкләрнең физик-географик шартлары белән бәйле", дигән Бурдинский.

  • 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • Апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.
  • Хокук яклаучылар рәсмиләр белдерүләренә шикләнеп карарга киңәш итә.
  • Британия саклану министрлыгы Русиядә быелгы көзге хәрби чакырылыш кичегүнең сәбәбе - Русиянең күп санлы хәрбиләрне әзерләү һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!