Русия саклану министрлыгы көзге чакырылышта хәрби хезмәткә алынган "срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный АКШның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре.
Аерым алганда, мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучылар "махсус хәрби операция"гә җәлеп ителмәячәк, дип Русия баш штабы вәкиле Владимир Цимлянский вәгъдә иткән иде.
2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак, дип баш штабның оештыру-мобилизацион баш идарәсе җитәкчесе Евгений Бурдинский да белдерде.
Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.
Әмма Русия канунсыз рәвештә Украинаның басып алынган төбәкләрен аннексияләде, моны дөньяның күпчелек илләре танымый, ләкин Кремль карашына ярашлы бу хәрби хәрәкәтләр Украинада түгел, Русия җирләрендә бара дигәнне аңлата.
"Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә алынучыларның әзерлекләре тәмамлангач, якынча 2023 елның мартында яки апрелендә Украинага җибәрелү ихтималы югары. Аларны иртәрәк тә җибәрүләре бар", ди белгечләр.
Хәзерге вакытта канун нигезендә "срочник"ларны хәрби хәрәкәтләр барган җиргә гаскәргә алынудан соң кимендә дүрт ай узмыйча җибәрергә ярамый. Әмма канунда сугыш хәле булган очракта искәрмәләр каралган, ә Украинадан басып алынган җирләрдә сугыш хәле тәртибе кертелде. Димәк канунга ярашлы, хәрби әзерлек уздырганнан соң солдатларны сугышка җибәрүдә киртәләр юк.
- 2022 елның көзге чакырылышы 1 ноябрьдә башланачак, быел ул гадәттәгедән бер ай соңарды. Аны Русиядә 21 сентябрьдә игълан ителгән "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр.
- Көзге чакырылышта гаскәргә 120 мең кеше алыначак.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!