Путин хөкем мөддәте тәмамланмаган кешеләрне Украинадагы сугышка җибәрергә рөхсәт иткән канун имзалады

Иллюстратив фото

Бүген ул бу хактагы канунны имзалады. Әле канун кабул ителмәгән килеш тә, мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. 

Бүген, 4 ноябрьдә Русия президенты Владимир Путин авыр җинаятьләр өчен хөкем мөддәте тәмамланмаганнарны мобилизацияләргә һәм Украинадагы сугышка җибәрергә мөмкинлек бирүче канун имзалады.

Канун балигъ булмаучыларның җенси кагылгысызлыгын бозган, террорчылык гамәле кты кылган, экстремизм, дәүләткә хыянәт өчен хөкем ителгән, канунсыз кораллы оешма оештырган һәм тагын берничә төрдәге җинаять башкаручы затларга кагылмый.

Шул ук вакытта Путин Мәскәүдә яшьләр һәм волонтер оешмалары вәкилләре белән очрашуда мобилизациягә кагылышлы яңа саннар китерде.

Аның сүзләренчә, барлыгы 318 мең кеше мобилизацияләнгән, аларның 48 меңе инде сугышка кергән.

Моңа кадәр саклану министры Сергей Шойгу 87 мең кеше сугышка керде дигән иде.

  • Әле канун кабул ителмәгән килеш тә, моңа кадәр мәгълүмат чараларында Русия колонияләрендәге тоткыннарны Украинадагы сугышка җибәрүләре турында берничә тапкыр хәбәр ителде. Аерым алганда, моның белән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте шөгыльләнә диелде.
  • Оппозиционер Алексей Навальный такымы да Владимир өлкәсенең Мелехово бистәсендәге 6нчы кырыс тәртипле колониясендә утыручы ике ирне Украинадагы сугышка җибәрүләрен хәбәр иткән иде.
  • Русиянең Украинага һөҗүме 24 февральдә башланды. Мәскәү моны "махсус операция" дип атый, басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!