"Алга" батальоны коточкыч шартларда көн күрә

Your browser doesn’t support HTML5

Татарстанда түрәләр "Алга" һәм "Тимер" батальоннары тиешенчә тәэмин ителә дип килсә дә, чынлыкта хәлләр мөшкел икән. Азатлыкка Сарманнан бер аудиоязма килеп иреште. Әлеге язмада ир кеше "алга"лар янына барып кайткан хәрби белән сөйләшкәнен, аларның коточкыч шартларда яшәвен сөйли. Украинага каршы сугыш башлаган Русия үзенең хәрбиләрен тиешенчә киендерә дә алмый булып чыга.