Новосибирскида "махсус операция"не хуплаучы баннерны яндыру гаебен танысын өчен, полиция инвалид егетне җәфалаган

Иллюстратив фото

Дмитрий Кәримовны көллияткә укырга барган чакта тоткарлаганнар һәм электрошокер кулланып, урманга алып киткәннәр диелә. Егетне җәфалап, баннер яндыруы турында күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр иткәннәр. Хәзер аңа каршы "аңлы рәвештә милекне бозу” маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Новосибирски өлкәсендә яшәүче егетне полиция хезмәткәрләре җәфалаган, аннан Украинага һөҗүмне хуплаучы баннерны яндыруын тануны таләп иткәннәр. Бу хакта "Осторожно, новости" Telegram-каналы хәбәр итә. Басма егетнең һәм әнисенең бу хакта сөйләгән видеоларын чыгарды.

Новосибирски өлкәсенең Краснообски бистәсендә яшәүче 22 яшьлек Дмитрий Кәримовны 14 октябрьдә, көллияткә укырга барганда тоткарлаганнар диелә. Егет әйтүенчә, иртәнге сәгать унынчы яртыда аңа биш полиция хезмәткәре ташланган һәм машинага төрткәләп керткән. Дмитрий каршылык күрсәтергә, кычкырырга тырышуын, әмма үзенә электрошокер куллануларын һәм урманга алып китүләрен сөйли. Куәт оешмалары вәкилләре егетне кыйнаган, буган, атып үтерү белән янаган, туганнарыңа соңгы сүзләреңне тапшыр, дип тәкъдим иткән диелә.

Басма язуынча, Кәримовның сөйләме, ишетү сәләте, үзәк нерв системы белән проблемнары бар, ул инвалид.

Җәфалаулар һәм басымнан соң, егет урманда ук күрсәтмәләр бирә башлаган.

Соңрак бу күрсәтмәләрен беркетмәгә теркәү өчен, егетне полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр. Кәримов баннерны яндыруын таныган һәм аңа "аңлы рәвештә милекне бозу" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу маддә нигезендә биш елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

Полиция бүлекчәсеннән егетне әнисе алырга килгәч кенә чыгарганнар, әмма әнисенә улының кайда булуын полиция хәбәр итмәгән диелә. Ана укырга дип чыгып киткән улын югалтып, үзе эзли башлаган һәм полициягә килгән булган. Хәзерге вакытта Кәримов даими яшәгән урынын рөхсәтсез калдырып китмәү турында документ имзалаган, аңа карата тикшерү эшләре бара.

  • 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия гаскәре Украинага бәреп керде. Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый һәм басып алу сугышы булуын кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!