Польша президенты ракет төшеп илнең ике ватандашы үлүен бәхетсезлек очрагы дип атады

Польшада ракет шартлаган урын

НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг әйтүенчә, ракетны украин зенит гаскәре очырткан. Шул ук вакытта Столтенберг бу хәл өчен Украина җаваплы түгел диде. "Ахыргы җаваплылык – канунсыз сугыш алып баруын дәвам итүче Русиядә", дигән ул.

15 ноябрьдә Польша ягына ракет төшеп ике кеше һәлак булуы – илгә һөҗүм түгел, мөгаен бәхетсезлек очрагы. Бу хакта бүген, 16 ноябрьдә хөкүмәт утырышында ил президенты Анджей Дуда белдерде, дип хәбәр итә Onet.pl басмасы.

Дуда әйтүенчә, ракет Украинаның һава һөҗүменнән саклану системыныкы булган дип фаразлана. Польша президенты ракетны Русия очыртып җибәрүенә бернинди дәлилләр юк дип белдергән. Снарядның төп шартлаучан өлеше түгел, андагы ягулык калдыклары шартлаган, дигән сәясәтче.

Бүген моңа охшаш мәгълүматны НАТОның баш секретаре Йенс Столтенберг та җиткерде. Аның әйтүенчә, беренчел анализлардан күренгәнчә, ракетны украин зенит комплексы очырткан.

Шул ук вакытта Столтенберг бу хәл өчен Украина җаваплы түгел диде. "Ахыргы җаваплылык – канунсыз сугыш алып баруын дәвам итүче Русиядә", дигән ул.

Германия канцлеры Олаф Шольц һәм Британия премьер-министры Риши Сунак та шундыйрак белдерүләр ясады.

"Аңларга тиешбез: әгәр Русия Украинага бәреп кермәсә, бу хәл килеп чыкмас иде. Путин сугышының рәхимсез чынбарлыгы шундый. Сугышның дәвам итүе безнең һәм беректәшләребезнең иминлегенә куркыныч тудыра", дигән Сунак, бу хакта Британия хөкүмәте сайтында хәбәр ителде.

  • Кичә, 15 ноябрьдә Русия Украинага иң көчле ракет һөҗүмен ясады. Украина һава көчләренең хәрби җитәкчелеге әйтүенчә, Русия тарафыннан барлыгы 96 ракет һәм пилотсыз очкыч очыртылган, аларның 87се бәреп төшерелде дип ышандыралар.
  • Кичә украин дәүләт телемарафонында Русия һөҗүменең 30лап объектка зыян китерүе әйтелде. Низагта катнашучы яклар үз уңышларын арттырып, дошманыныкын киметеп күрсәтергә омтыла, сугыш барганда Азатлык бу мәгълүматларны бәйсез тикшерә алмый.
  • Русиянең Украинага каршы сугышы 24 февральдә башланды, Мәскәү моны "махсус хәрби операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!