19 ноябрь Башкортстан татарлары конгрессының V корылтае булып узды. Корылтай резолюциясендә Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләренә ярдәм итү җөмләсе дә кертелде.
Әлеге карарга каршы урыннан ризасызлыклар белдерелсә дә, документ тавышка тулысынча куелды һәм кабул ителде.
Моннан тыш, резолюциядә балалар бакчаларында этно-мәдәни төркемнәр оештыру, Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенә татар телендә телетапшыру булдыру, Татарстан җитәкчелегеннән "Татар йорты" төзүдә ярдәм күрсәтү үтенече белән чыгу карарлары кергән.
Залда резолюциягә татар теленә дәүләт статусы бирү кирәклеген кертү турында тәкъдимнәр булса да, ул тавышка куелмады.
Корылтайда конгресс низамнамәсенә үзгәрешләр кертелде. Документка Башкарма комитет җитәкчесеннән тыш башкарма мөдир, Шура булдыру кирәклеге өстәлде. Чарада башкарма комитет сайланды, Шура әгъзалары, башкарма җитәкче сайланмады.
Башкарма комитет рәисе итеп кабат Заһир Хәкимов сайланды. Аңа альтернатив намзәт куелмады.
Конгресс, түли алмау сәбәпле, башкаланың Рихард Зорге урамындагы бүлмәләрен бушаткан. Оешма низамнамәгә адрес итеп Халыклар дуслыгы йортын куярга мәҗбүр булган.
Чарада хисап чыгышы белән башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимов чыгыш ясады. Ул төп эшчәнлек дип мәдәни чаралар: яшь башкаручыларның "Туган тел" җыр конкурсы, "Нәүруз гүзәле", "Татар кызы" бәйгеләрен атады. Оешуының 25 еллыгын билгеләгән оешманың татар халкына башкарган эшләрен телгә алып, 31 ел элек оешкан татар яшьләренең "Өмет" гәзите һәм 28 ел элек оешкан "Тулпар" журналын атады. Заһир Хәкимов мобилизацияләнгә гаиләләргә ярдәм итүләре хакында да сөйләде. Оешма җитәкчесе проблемаларны телгә алмады.
БУ ТЕМАГА: Заһир Хәкимов: "Казан Уфа татарлары мәсьәләсендә дөрес юнәлештә эшләми"Чарага Казаннан Дөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев килгән иде, ул Башкортстанда миллионнан артык татар яшәвен әйтеп, "Татарстан һәм Башкортстан олы татар дөньясының умыртка баганасын тәшкил итә", диде.
Башкортстан мәгариф министрлыгының милли мәгариф бүлегехезмәткәре Гөлназ Вәлиева чыгышында кайбер саннар да җиткерде: "28 мәктәптә укыту татар телендә оештырылган, 563 мәктәптә фән буларак укытыла. Республикада биш татар гимназиясе, бер полилингваль мәктәп бар. Республика мәктәпләрендә 425 татар теле кабинеты оештырылган, барлыгы 607 укытучы татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә", диде.
Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге татар-чуаш кафедрасы мөдире, Стәрлетамак татарлары конгрессы җитәкчесе Илсур Мансуров иң кайнар чыгышларның берсен ясап, милли мәгариф проблемнарына тукталды:
Милли мәгариф юкка чыгып барганда татар телен гаиләдә саклау кирәклеге турында сүз куерталар
— Татар-чуаш бүлегенә бергә 16 студент кабул ителә, шуларны җыю да зур авырлыклар белән бара. Милли мәгариф юкка чыгып барганда татар телен гаиләдә саклау кирәклеге турында сүз куерталар. Телне саклап калу эшен ата-аналарга гына кайтарып калдыру дөрес түгел. Сабый баланың көнгә кимендә 10 сәгате балалар бакчасында, урыс мохитендә уза, өйдә, хәтта ата-ана аның белән татарча сөйләшсә дә, нибары 3-4 сәгать вакыты кала. Ял көннәрендә дә балаларга вакыт калмый. Шулай итеп, бала ирексездән урыслаша, туган телен оныта, – диде Мансуров.
Ул туган телләрне саклап калу өчен совет чорындагы кебек милли мәгариф системасы кирәклеген билгеләде. Илсур Мансуров быел узган Дөнья татар конгрессын телгә алып, анда мәгариф һәм архив эшләре кебек бер-берсеннән шактый ерак өлкәләр бер секциягә берләштерелеп, илдәге татар мәгарифенә бәйле мәсьәләләр игътибардан читтә калуын әйтеп, "татар мәгарифен дә архивка тапшырдылар бугай" диде.
БУ ТЕМАГА: Башкортстанда татар белгечлеге әзерләү тагын да кимиКазан кунагы, якташ шагыйрә Нәҗибә Сафина да мәгариф проблемына тукталды:
— Мин туган ягым – Башкортстанның Яңавыл районында очрашулар ясап йөрдем. Бер генә урында бераз татар телен аңлауларын искә алмаганда, күпчелек балалар туган телләрен белми. Биредә мәгариф министрлыгы вәкиле татар балаларының туган телендә укуын әйтте, бу ялганга кул чабып утырырга кирәкмәс иде. Мин район хакимиятенә кердем, ул менә сезгә исемлек, аның буенча алдагы бишьеллыкта авылларыбызда мәктәпләр бетәчәк. Чөнки шәһәрләшү бара, халык җиңел яшәргә тели, диде.
Бу чаралар – корыган агачка ясалма яфраклар элү
Мин туган авылыма кайтып та таң калдым, чөнки бер генә бала да татар телендә сөйләшә белми. Анда Татарстаннан язучыларны кертмәү өчен җаннарын биреп торалар, диде Сафина. Ул конгресс корылтаен "Бу чаралар – корыган агачка ясалма яфраклар элү" дип бәяләвен дә әйтте.
Форумдагы калган чыгышлар мәдәни чаралар, аш-су бәйгеләре сөйләүләрдән гыйбарәт булды.
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитет рәисе Заһир Хәкимов Азатлык хәбәрчесенә оешма утырыр бинасыз калу сәбәпле, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшиннан оешманы сыендыруын сораса да, Дәүләтшинның ризалык бирмәвен әйтте.
Чарада катнашкан Кушнаренко районыннан килгән Илфир Гәрәев чыгыш ясаучыларга сүз бирелмәвен, министрлык вәкилләренә сорау бирергә мөмкинчелек булмауны телгә алып, "чара исем өчен генә оештырылган"га ошаган дип бәяләвен әйтте Азатлыкка.
- Башкортстан татарлары конгрессы үткән елда чираттан тыш корылтаен уздырырга җыенган иде, ләкин ул узмады. Моны хәл ителмәгән матди авырлыклар белән аңлаттылар. Конгрессның башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов быел корылтай һичшиксез узачак, ярдәм булмаган очракта партизаннарча җыелып булса да уздырачакларын белдергән иде.
- Быел август башында Дөнья татар конгрессы җыенында Русиянең Украинадагы сугышын хуплаучы резолюция кабул ителде. Моны бигрәк тә чит ил татарлары тәнкыйтьләп чыкты, резолюцияне кабул итү процессы гадел булмады диделәр. Төркия вәкилләре Милли Шурадан чыгуын, Монреаль татарлары оешмасы җитәкчесе Марат Сәләхетдинов вазифасыннан китәчәген белдерде.
Белешмә: Украинаның 4 төбәген аннексияләү
- 2022 елның 23-27 сентябрендә Русия Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендә Русиягә кушылу турында "референдум" дип аталган канунсыз чаралар уздырды.
- Оккупацион хакимиятләр тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Русиягә кушылуны сайлады дип игълан итте.
- 30 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин Украинаның Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрен аннексияләү – Русиягә кушу турында килешүләр имзалады.
- Украина һәм башка күп кенә илләр бу канунсыз тавыш бирүләрне "ялган референдумнар" дип атады, алар Русия тарафыннан бу төбәкләрне оккупацияләү, хәрби хәрәкәтләр башкару һәм сугыш җинаятьләре кылу шартларында уздырылды, бу дәүләт кануннарына һәм халыкара нормаларга каршы килә дип аның нәтиҗәләрен танымаячагын белдерде.
- 2014 елда Русия шушы рәвештә Кырымны аннексияләгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!