Татар эстрадасы җырчылары сугышны хуплап концерт үткәрде

Архив фотосы

Чараны оештырырга тәкъдим иткән җырчы Раяз Фасыйхов “Җыелган акчаларга фронт өчен кирәкле әйберләр, квадрокоптерлар алачакбыз”, дип сөйләгән.

Кичә, 21 ноябрьдә Казанның "Сәйдәш" мәдәният үзәгендә "Бергәлектә көч" исемле концерт үтте, аннан җыелган акчалар Украинага каршы сугышучы хәрбиләргә китәчәк.

Чараны оештырырга илһамландыручы төп кешеләрнең берсе – җырчы Раяз Фасыйхов. Ул "Бизнес Online"-га "Җыелган акчаларга фронт өчен кирәкле әйберләр, квадрокоптерлар алачакбыз", дип сөйләгән. Фасыйхов әйтүенчә, концерт графиклары белән туры килмәү сәбәпле чарада катнаша алмаган җырчылар акчалата ярдәм иткән.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "Без егетләребезне хупларга һәрчак әзер", дип белдергән.

"Сәйдәш"тә татар эстрадасының танылган җырчылары Рөстәм Закиров, Илсаф, Рөстәм Асаевлар катнашты, чараны Гөлназ Сәфәрова алып барды. Концертны Салаватның "Мин яратам сине Татарстан" җыры белән төгәлләделәр.

  • 24 февральдә Русия Украинага бәреп керде. Шуннан бирле татар җырчылары сугышта Русия ягыннан катнашкан ир-атларга булышабыз дип "хәйрия" тамашалары үткәреп йөри.
  • Татарстан бюджетында да, авыл шуралары бюджетында да федераллар башлаган сугыш өчен чыгымнар каралмаган. Республика Мәскәүгә миллиардларча салым җибәреп тора. Калган акчага республика мәктәп, хастанәләрне яшәтә, юллар сала, социал мәсьәләләрне хәл итә. Авыл шуралары бюджеты да шул ук очны очка бәйләүче кешеләрнең салымыннан туплана.
  • Федераллар салымнарның күпчелеген йолып ала, сугышны да алар башлый (Украинаны басып алу Путин карары нигезендә бара), әмма бер үк вакытта федераллар гаскәргә алынганнарны киендерергә, хәтта ашатырга да акча бирми. Моның өчен акчаны бар ил буйлап янә халыктан җыю бара.
  • Татарстанда да, Башкортсанда да төрле хәйрия чаралары оештырыла, бу Украинадагы сугышка китүче ирләргә ярдәм дип күрсәтелә. Бу эш белән бигрәк тә сәнгать кешеләре актив шөгыльләнә.
  • Татарстанның Мамадыш районында эшләүче "Кайтаваз" агитбригадасы да район авыллары буйлап йөри һәм — хәйрия тамашалары оештырып, сугышка киткән ир туганнарының "күңелен күрә".

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!