Кытайның Чжэнчжоу шәһәрендәге Apple смартфоннарын җитештерүче иң зур заводта эшчеләр белән полиция бәрелешкән. Завод эшчеләре хезмәт хакларының түбән булуыннан, эш шартларыннан зарланып баш күтәргән, аларның каршылыгын полиция бастырган.
Социаль челтәрләрдә таралган видеолардан күренгәнчә, йөзләгән эшче полициягә каршы тора, аларның күбесе коронавирустан саклаучы махсус киемнәрдән. Видеода протест белдерүчеләрнең хезмәт хакларына, санитар шартларга зарлануы ишетелә.
Баш күтәрүләр сишәмбе иртәсендә башланган. Эшчеләр Apple вазифаларының бер өлешен башкаручы ширкәт – Foxconn безгә эшкә яллаганда вәгъдә ителгән ике айлык акчаны – 25 мең юаньне (3,5 мең доллар) түләмәде, ди.
Бүген, пәнҗешәмбе көнне Foxconn ширкәте хезмәт хакы белән бәйле бу буталчыклар "техник хата" аркасында килеп чыкты дип белдерде һәм гафу үтенде.
Эшчеләр коронавирус тестлары уңай чыккан хезмәттәшләрен башкалардан изоляцияләмәүләре белән дә риза түгел.
Foxconn бу мәгълүматны "бөтенләй дөрес түгел" диде, ул тестлар турында телгә алмады, әмма яңа эшчеләрне урнаштырыр алдыннан, тулай торакта "дезинфекция ясауның стандарт процедуралары" уздырыла, дип ышандырды.
Кытайда коронавирус белән бәйле чикләүләр сәбәпле, оешмалар, фабрика эшчеләре тышкы элемтәләрсез яшәргә мәҗбүр.
Октябрьдә Чжэнчжоу заводы эшчеләре күпләп эштән китә башлады, шуннан соң Foxconn яңа кешеләрне эшкә алырга мәҗбүр булды, "кызыктырырдай бонуслар" вәгъдә итте. Болар ярдәмендә йөз меңнән артык яңа эшче таба алганнар дип хәбәр ителә.
Шуңа карамастан, Apple Чжэнчжоу заводындагы җитештерүдә тоткарлыклар килеп чыгу сәбәпле, яңа 14нче айфоннар белән тәэмин итү кимиячәк дип кисәтте.
- Узган тәүлектә Кытайда ковид йоктыручыларның саны иң югары дәрәҗәгә җитте – 31 700 кешедә ачыкланды. Шул ук вакытта аларның 87 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!