Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә Ростислав Морзаголов, Михаил Фишман, The Bell-ны кертте

Иллюстратив фото

Морзаголов аны "ят агент" дип тануны үзе сораган иде.

9 декабрь кичендә Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген тулыландырды. Бу юлы үзгәрешләр 1 декабрьдән эшли башлаган яңа бердәм реестрга кертелде.

Исемлеккә түбәндәге медиалар һәм кешеләр кертелде:

  • "The Bell" басмасы,
  • Ростислав Морзаголов, Башкортстанның җәмәгать эшлеклесе,
  • Михаил Фишман, "Дождь" каналы алып баручысы,
  • Рубен Апресян, фәлсәфәче,
  • Ровшан Аскеров, "Что? Где? Когда?" уены уенчысы,
  • Анастасия Кочнева, Ирина Уткина, Надежда Иниева, Дмитрий Маковский, Евгений Балашов, Анастасия Фомина, "42" экологик хәрәкәте әгъзалары.

Аларны исемлеккә кертүнең төгәл сәбәпләре аталмый. Юстиция министрлыгы әлеге кеше һәм оешмаларны исемлеккә "Ят илләр тәэсирендә булган затларны эшләнчеген контроль итү" федераль канунының җиденче маддәсе нигезендә кертелгән дип кенә хәбәр ителә.

Башкортстан иҗтимагый пулатының элекке рәисе, Радий Хәбировка якын дип саналган, ә сугыштан соң Русиядән китеп, Ходорковский медиа чарасында эшли башлаган Ростислав Морзаголов моңарчы бер атна элек Русия Юстиция министрлыгына каршы шикаять биргән иде. Ул үзен "ят агентлар" исемлегенә кертүне үз таләп итте.

БУ ТЕМАГА: Русия Юстиция министрлыгы ят агентларның бердәм исемлеген чыгарды
  • 1 декабрьдән Русия Юстиция министрлыгы "ят агент" дип танылганнарны яңа бердәм исемлеккә берләштерде. Анда хәзергә 493 исем бар.
  • "Ят агентлар" өчен тыюлар саны арта. Әйтик аларга дәүләт оешмаларында педагог булып эшләргә, балигъ булмаучылар арасында теләсә нинди мәгълүмат таратырга ярамаячак. Алар сайлау комиссияләре әгъзалары була, бәйсез коррупциягә каршы экспертиза уздыра алмаячак. Алар бюджет оешмаларында, куәт оешмаларында эшли алмаячак.
  • Медиа чаралары хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Галина Арапова әйтүенчә, "ят агентлар" дип игълан ителгән оешмаларны тикшерүләр белән йончытып, ябылуга китерәчәкләр, ә "ят агент" кешеләрне тагын да билгесезрәк таләпләр белән интектерәчәкләр. Бу "кешеләрне актив сивил карашлар белән бәйле эшчәнлектән яки бөтенләй илдән чыгаруга" юнәлдереләчәк, дип саный ул.
  • 2017 ел азагында Азатлык радиосы, "Idel.Реалии" һәм Азат Европа/Азатлык корпорациясенең башка медиа проектлары "ят агент" дип тамгаланды. Ширкәткә зур күләмле штрафлар салынды.
  • 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хәрби цензура кертелде, Азатлык радиосы, "Idel.Реалии", Радио Свобода, "Медуза", "Дождь" һәм башка медиа чараларының сайтлары томаланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!