"Молния" прокуратурадан КФУ ректорының улы Швейцариядә нинди акчаларга укуын тикшерүне сорый

Ленар Сафин

Аны укытуга киткән акчаларга караганда әти-әнисенең кереме әзрәк булган диелә.

"Молния" студентлар хокук яклау проекты прокуратурага мөрәҗәгать иткән һәм Казан федераль университеты ректоры Ленар Сафинның балалары турында "Гроза" язып чыккан мәгълүматларны тикшерүне сораган.

Бу мөрәҗәгатьне Казанның беренче прокурорына тапшырганнар, дип яза "Гроза".

Элегрәк басма КФУның яңа ректоры — Ленар Сафинның улы Илдар Швейцариядәге "дөньяның иң кыйммәтле мәктәбе" дип саналучы белем йортында укуын язган иде. Аны бер ел укыту алты миллион сумга төшкән, ә шул ук вакытта декларацияләргә ярашлы, Сафиннар гаиләсе елына 5,5 миллион сумнан да артык керем алмаган.

Моннан тыш, ректорның кызы Сабина әтисе Татарстан транспорт министры булып торган чакта транспорт ширкәте оештырган. Бу ширкәт дәүләт тирәсендәге ширкәтләргә дә хезмәтләр күрсәткән һәм өч миллиард сумлап керем алган дип яза "Гроза".

Басмадагы мәгълүматларны шәһәр прокуратурасына тапшырганнар һәм тикшерүне сораганнар. Аны Казан прокурорының беренче урынбасары Денис Хәбибуллин караячак диелә.

  • Быел августта Ленар Сафин Казан федераль университетына ректор итеп билгеләнде.
  • Аның яңа ректор итеп билгеләнүенә каршы петиция чыккан иде. "Русиянең иң борынгы университетларының берсенә әшнәлек ярдәме белән академик даирәдән булмаган кеше, зур коррупционер, сенатор Ленар Сафин билгеләнде. Русия мәгарифенең тәмам хәрабәләргә әверелүенә юл куймагыз!" диелде мөрәҗәгатьтә.
  • Декабрь башында исә Казанда КФУ ректоры белән бәйле коррупция схемасын тикшерүне таләп итеп пикет узды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!