Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышучыларга бушлай җир бирү турында канун кабул иттеләр

Әмма Крым.Реалии  түрәләрнең бу сүзләренә шикләнеп карый. "Биргән вәгъдәне үтәү өчен җир кирәк, ә Кырымда ул - юк", дип яза басма.

Аннексияләнгән Кырымда Украинага каршы сугышта катнашучыларгы бушлай җир кишәрлекләре бирү турында канун кабул иттеләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Кырымның Русия куйган башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, бушлай җир "махсус хәрби операция"дә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, сугышта яраланып, контузияләнеп яки авырып инвалид калучыларга; сугышта һәлак булганнарның яки инвалид калганнарның гаиләләренә биреләчәк.

Шул ук вакытта Аксенов әйтүенчә, быел 24 февральгә кадәр бу кешеләрнең яшәү урыны Кырымда теркәлгән булу мәҗбүри.

Әмма Крым.Реалии түрәләрнең бу сүзләренә шикләнеп карый. "Биргән вәгъдәне үтәү өчен җир кирәк, ә Кырымда ул - юк", дип яза басма. Һәм мисал буларак Кырымның Сак һәм Черноморски районнарын китерә.

"Кырым хакимиятләренең шәхси торак төзү өчен биргән җирләре бу эш өчен яраклымы дигән сорау да бар. Кырымның Сак һәм Черноморски районнары яшәү өчен уңайлы түгел: агачсыз-куаксыз иксез-чиксез далалар, ташлы туфрак, җәен көйдерерлек эссе, кышын үзәк өзгеч суык җилләр, ә иң мөһиме - цивилизация юк. Торак пунктларга якын урыннарда кирәкле күләмдә җир кишәрлекләре табулары да икеле. Димәк, җирләрне кешеләр яши торган урыннан еракта өләшәчәкләр. Димәк берничә километр радиуста хастаханә дә, мәктәп тә, балалар бакчалары да, кибетләр дә булмаячак. Ләкин иң зур проблем- су һәм канализация челтәрләренең булмавы. Кырымның көнбатыш өлешендә эчәргә яраклы су чыганаклары юк. Җирле скважиналарның суы тозлырак һәм каты, ә магистраль челтәрләрне ерактан сузып, кишәрлекләргә торбалар җибәрү - катлаулы да, озак та, кыйммәт тә", дип искәртә басма.

Түрәләр өчен җир табу чын баш авыртуы, диелә язмада.

Шул ук вакытта, Украина юристлары кырымнарны кисәтә: ярымутрау оккупациядән азат ителгәч, Русия хакимияте канунсыз бүлеп биргән теләсә нинди җир кишәрлекләре кире тартып алыначак, ә аларның хуҗаларын Украина хакимиятләре хөкем итәргә дә бик мөмкин, ди алар.

  • Кырымда кырымтатарларны да күпләп мобилизацияләү турында хәбәрләр таралды. Кырым хакимиятенең бер түрәсе рәсми булмаган очрашу вакытында "мобилизацияләнгәннәр арасында 30-40 процент кырымтатарлар" дип сүз ычкындыра, моны ишеткән журналист "ярымутрауда кырымтатарлар 12 процент кына, ә мобилизацияләнгәннәр арасында алар 30-40 процент, ничек алай" дип гаҗәпләнәч, икенче түрә "син нәрсә сөйлисең, күрәсең бит, шундук эләктереп алалар" дип коллегасын кырыс рәвәштә кисәтеп туктаткан.
  • Кырымтататарларны мобилизацияләү геноцидка китерергә мөмкин. Кырымтатарлар - Украина ватандашлары һәм асаба халыклары, аларны Русия үз дәүләтенә каршы сугышырга җибәреп максатчан юк итәргә мөмкин, - диде Крым SOS хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!