Кырымда кулга алынган активист Ирина Даниловичның сәламәтлеге нык какшаган

Ирина Данилович

Хокукларын яклап килүе өчен кызны җылытылмый торган камерага күчергәннәр, аның колаклары сызлый башлаган. Әмма медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, Данилович ишетми башлаган. Аның сәламәтлек проблемнарына изолятор хакимияте күз йома диелә.

Аннексияләнгән Кырымда кулга алынган сивил журналист һәм шәфкать туташы Ирина Даниловичның сәламәтлеге нык какшаган. Бу хакта "Крым SOS" хокук яклау оешмасы аналитигы Евгений Ярошенко хәбәр итте.

"Крым SOS"ка тикшерү изоляторында медицина ярдәме булмау сәбәпле, Даниловичның колаклары ишетми башлавы билгеле булды. Шулай ук активист колагы ялкынсынганга, көчле баш авыртуларыннан интегә, бу менингитка китерергә мөмкин", ди Ярошенко.

Мәхкәмә утырышында Ирина Данилович "гел хокукларын яклап торуы өчен" үзен җылытылмый торган камерага күчерүләрен сөйләгән, ул отит белән чирли башлаган, дәвалауга мохтаҗ диелә хәбәрдә.

Ярошенко активистны табибка күрсәтергә кирәк, әмма изолятор хакимияте моңа күз йома, ди.

Русиянең аннексияләнгән Кырымдагы тикшерү изоляторы хакимиятләре бу уңайдан рәсми фикер белдермәде.

  • Ирина Даниловичны быел 29 апрельдә Кырымның Көктөбел (Коктебель) бистәсеннән Феодосиягә барган чакта тоткарладылар һәм кайдалыгы турында 12 тәүлек буе берни билгеле булмады.
  • Тоткарланганчы ул шәфкать туташы булып эшләде һәм социаль челтәрләрдә үз сәхифәсен, шулай ук берничә блогер баганасы алып барды, алар аннексияләнгән ярымутраудагы медицина хезмәткәрләренең хокукларына һәм сәламәтлек саклау проблемнарына багышлана иде.
  • Данилович үзен урлауларыннан соң, Русия куәт оешмалары вәкилләренең көч куллануын: бууын һәм кыйнавын сөйләде.
  • Ул шартлаткыч маддәләр яки җайланмалар белән канунсыз гамәлләр кылуда шикләнелә (Русия Җинаять кодексының 222.1 маддәсе, 1 өлеше).
  • Кырым автоном республикасы прокуратурасы Ирина Даниловичны тоткарлаулары һәм канунсыз тентүләр уңаеннан җинаять тикшерүе башлады.
  • Украинаның иҗтимагый оешмалары сивил активист Ирина Даниловичны азат итүне таләп итә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!