Төркиядә "Идел-Урал зыялылары-I" дигән китап чыкты

Имза көнендә Роза Корбан да катнашты.

Бу китапның икенче һәм өченчесе дә булачак.

Әнкарада Атайурт нәшриятында төрек телендә "Идел-Урал зыялылары-I" исемле китап чыккан. Бу хакта Азатлыкка китап авторы Роза Корбан хәбәр итте.

330 битлек китапка 20 татар зыялысы турында мәгълүмат тупланган. Аерым алганда китапта Дәрдмәнд, Гариф Солтан, Хәсән Туфан, Аяз Гыйләҗев, Гомәр Саттаров, Каюм Насыйри, Зәки Вәлиди Тоган, Закир Кадыйри Уган, Ибраһим Вәли Одар һәм башка галимнәр һәм язучылар турында укырга мөмкин.

"Максатым бу китап аркылы Төркиядә киң җәмәгатьчелеккә Идел-Урал татар зыялыларын таныту. Китапта Төркиядә тормыш итеп, бу илдә вафат булган кешеләр дә бар. Дәвамы буларак тагын ике китап чыгарырга уйлыйм", диде Роза ханым.

Ул бу кешеләре турында элегрәк "Төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте" журналына да язган булган. Китапка нигездә андагы язмалар кергән.

17 декабрь көнне Атайурт нәшриятында имза көне узды. Анда яңа китабы белән Роза Корбан да катнашты.

Роза Корбан - Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе, язучы.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!