"Азатлык" яшьләр берлеге прокурордан Чаллыда Сталинга һәйкәл куелуның канунилыгын тикшерүне сорый

Наил Нәбиуллин Сталин золымы корбаны Һади Атласины искә алу чарасында. Казан. Архив фотосы

Берлек прокурордан һәйкәлне алып кую эшләрен оештыруны да сораган. "Алга таба Чаллы шәһәрендә генә түгел, гомумән, Татарстанда Сталинга һәйкәл куйдыруны кануни рәвештә булдырмау өчен тиешле чаралар күрүегезне сорыйбыз" диелә республика прокурорына җибәрелгән хатта.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Чаллыдагы хосусый мәктәпнең Сталинга һәйкәл куюы ни дәрәҗәдә канунлы икәнен тикшерүне сорап, Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать юллаган.

Бу хакта берлек рәисе Наил Нәбиуллин җиткерде. "Һәйкәл кую - ул җитди мәсьәлә. Хәзер рәттән кемнәрдер кемнәргәдер һәйкәл куя башласа, бу бит мәгънәсезлек, хаос тудырачак. Бездә Чикатилога, яки әйтик Казан гимназиясендә атыш оештырган Илназ Галәвиевкә һәйкәл куярга теләүчеләр дә табылырга мөмкин - аны хуплаучылар төркеме булуын хәтерлибез. Шуңа күрә мондый хәлләргә юл куярга ярамый", диде Нәбиуллин әлеге уңайдан Азатлыкка.

Мәктәп ишек алдына Сталин һәйкәле кую - балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен уңышлы алым түгел дип саный берлек әгъзалары. "Балаларга уңай образлы үрнәкләр бирергә тиешбез. Татарстан тарихында андый образлар җитәрлек, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Һади Атласи һәм меңләгән бөек шәхесләребез бар", диелә хатта.

"Азатлык" яшьләре Нәфыйковтан һәйкәлне алып кую эшләрен оештыруны да сораган. "Алга таба Чаллы шәһәрендә генә түгел, гомумән, Татарстанда Сталинга һәйкәл куйдыруны кануни рәвештә булдырмау өчен тиешле чаралар күрүегезне сорыйбыз" дигән алар.

Шулай ук татар активистлары хосусый мәктәпнең белем бирүгә рөхсәте бармы, һәйкәл куюга акчалар каян алынган дип кызыксына һәм прокурордан мәктәп мөдиренең эшчәнлегенә хокукый бәя бирүне сорый.

  • 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты.
  • Соңрак Татарстан мәгариф министрлыгы мәктәпнең мәгариф эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәте юк дип белдерде.
  • Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның язында булачак дип әйтелде.
  • Чаллы мәктәбе ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу уңайдан 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Яшьләр меңъеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!