Ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Чуашстанда татар балалар бакчасы ачмаска булганнар. Шул ук вакытта мәктәпләрдә татар теле сыйныфлары да оештырылмаган. Бу хакта Яңа Чабаксар (Новочебоксарски) Җәмигъ мәчете имамы Минкадыйр Рәҗәпов хәбәр итте.
"Хәзер бу беркемгә кирәкми. Мәсьәлә хәл ителмичә калды. Якшәмбе көннәрендә бездә татар теле дәресләре уза, әмма кеше күп килми", ди ул.
Яңа Чабаксар – Чуашстанда зурлыгы ягыннан икенче урында торучы шәһәр. Имам әйтүенчә, монды җиде меңнән артык мөселман яши.
2000 елда биредә Айнетдин Шамбазов исемендәге Җәмигъ мәчете төзелә башлады, анда татар теле дәресләре укыту оештырылды.
Бер ел элек Минкадыйр Рәҗәпов Азатлыкка Чуашстанның ике шәһәрендә (Яңа Чабаксар һәм Чабаксарда) татар балалар бакчасы ачу ихтыяҗы бар, дигән иде. Чуашстанда татар балалар бакчалары юк, әмма татар авылларында чуаш балалары өчен бакчалар бар, дип тә искәртте ул.
- Хәзерге вакытта татар теле Татарстан мәктәпләрендә дә мәҗбүри укытылмый. Моңа кадәр ул барлык укучыларга да урыс теле белән бертигез күләмдә укытылды. Әмма 2017 елда Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында ана телен ихтыяри укытырга, урыс теле сәгатьләрен киметмәскә кушты.
- Соңрак ул урыс теле сәгатьләрен арттырырга, аның укыту дәрәҗәсен күтәрергә фәрман бирде. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!