Татарстанда дәүләт телләрен саклау програмын финанслау 20 процентка кыскартылган

Иллюстратив фото

Програмда акчаларның төп өлеше татар телендә белем алуга һәм Татарстаннан читтә татар телен укытуга кагылышлы чараларга киселгән.

2022 елда Татарстанда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү програмына каралган финанслар 20 процентка кимегән. Бу хакта премьер-министр Алексей Песошин имзалаган хөкүмәт карарында әйтелә.

Карарда язылганча, быел телләр програмы өчен 97,7 млн сум акча тотылган. Шул ук вакытта ел башында бу максатка 121,9 млн сум бүлеп бирү ниятләнгән иде.

Акчаның төп өлеше милли мәгарифкә һәм республикадан читтә яшәгән милләттәшләргә ярдәм итү юнәлешенә киселгән. "Татар һәм урыс телләрен өйрәнүнең бөтөн системы үсеше, татар һәм урыс телләрендә белем алу; Татарстаннан читтә татар телен өйрәнүгә һәм татар телендә белем алуга ярдәм итү" пуктында финанслар 19,5 млн сумга кыскарганы күренә. Ел башында бу максатка 59,1 млн сум бүлеп бирергә ниятләгән булса, ахыр чиктә бары 39,6 млн сум гына бүленгән.

Урыс һәм татар телләре тигез дәрәҗәдә куллану өчен чыгымнар 13 процентка кимеп, 20,9 млн сумга калган. Дәүләт телләрен саклауда фәнни һәм фәнни-методик ярдәм өчен финанслар 8 процентка киселгән – 13,8 млн сум. Татарстан тел вазгыятенә анализ ясауга, програм нәтиҗәләрен мониторинглауга акча бөтенләй тотылмаган.

Чыгымнар кимүенә карамастан, Песошин имзалаган карарда татар телендә тәрбия һәм белем алучылар саны артуы язылган. Аерым алганда, балалар бакчаларында татар милләтеннән булган балаларның татар телендә тәрбия алуы 52,4 проценттан 56,3 процентка үскән диелә. Мәктәпләрдә туган телдә белем алучы татар балалары да 40 проценттан 51,3 процент дәрәҗәсенә җиткән дип языла.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы "Коммерсантъ"ка биргән аңлатмасында чыгымнарны киметү март аенда президент Рөстәм Миңнеханов кушуы белән башкарылган булуы әйтелә. Хөкүмәт "республика икътисадын тотрыклы үсеш белән тәэмин итүдә төп чаралар планы" кысаларында телләргә дигән акчаны кискән.

Татарстанда дәүләт телләре програмы 2013 елда кабул ителгән иде. Шул вакыт эчендә республика үз бюджетыннан барлыгы 1,39 млрд сум чыгым тотты. 2021 елда програм акчасы 2,2 тапкырга арттырылган иде. Узган ел чыгымнар 270 млн сумга җитте.

  • Татарстан мәктәпләрендә татар телен укыту кыенлаша бара. Бу уку елыннан гамәлгә кергән яңа федераль стандартлар туган тел дәресләрен ике тапкырга киметүне күзаллый. Татар җәмәгатьчелеге август азагыннан бирле Русия мәгариф министрлыгы белән хат алышып, туган тел сәгатьләрен саклап калу өчен көрәшә.
  • Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елны Мәскәү басымы белән Татарстан мәктәпләрендә татар телен мотлак укыту тукталганнан соң, республикада ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды.
  • Шул елның көзендә прокуратура мәктәпләрне тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте.
  • Республика Дәүләт шурасы бертавыштан Татарстан дәүләт теленең ирекле укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
  • 2017 елдан Татарстанда татар телен сайлаучылар 9 процентка кимеде. Биш ел элек татар теленә һөҗүм башланганнан соң татар теленнән чыгарылыш имтиханын бирүчеләр кискен кимеде.
  • Быел Татарстанда бер генә укучы татар теленнән БРИ тапшырды. Биш ел элек әлеге имтиханны 74 бала биргән булган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!