Русиядә көзге чакырылышта 120 мең кешене гаскәргә алганнар

Иллюстратив фото

Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп,  Башкортстаннан  - 4000нән артык егетнең алыначагы әйтелде.

31 декабрьдә Русиядә мәҗбүри хәрби хезмәткә көзге чакырылыш тәмамланды. Саклану министрлыгы 120 мең кешенең бер елга гаскәргә алынуын хәбәр итте.

Бу 2021 ел белән чагыштырганда кимрәк, ул чакта көзге чакырылышта 127,5 мең кешене алганнар иде, дип искәртә РБК.

Көзге чакырылышта мәҗбүри хәрби хезмәткә Татарстаннан 3000ләп, Башкортстаннан - 4000нән артык егетнең алыначагы әйтелде. 2022 елның көзендә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган русияләрне аннексияләнгән төбәкләргә җибәрмәячәкләр, алар хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашмаячак дип ышандыралар.

Шул ук вакытта Азатлыкка Татарстанда яшәүче ана "срочник" улының Мариупольдә сугышып кайтуын сөйләде. Аның улы Русия армиясенә 2021 елның җәендә китә. "Срочник" булуга карамастан, егетне 2022 елның февралендә Украинадагы сугышка ташлаганнар. "Улым өйгә җәй көне кайтты. Берничә ай сугышта булган. Әле дә тынычлана алмый" дип сөйли әнисе.

  • Русиядә көзге чакырылыш бер айга соңарып, узган ел 1 ноябрьдә башланды. Аны "өлешчә мобилизация"гә бәйле кичектерделәр. Көзге чакырылыш 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итте.
  • Вашингтонның Сугышны өйрәнү институты (ISW) белгечләре Русия саклану министрлыгы"срочник"ларны Украинага җибәрмәячәкләр дип, русияләрне алдамакчы була, дип саный. Мондый белдерүләр халыкны тынычландыру өчен һәм гаскәрдә хезмәт итүдән күпләп качмасыннар өчен генә ясала, дип саный белгечләр.
  • 24 февральдә Украинага каршы сугыш башлагач, Русия президенты Владимир Путин берничә тапкыр "махсус операциядә" бары тик килешү нигезендә хезмәт итүче хәрбиләр генә катнаша дип белдергән иде. Әмма ахырдан саклану министрлыгы Украинадагы сугышта "срочниклар" да булуын таныды, аларның бер өлеше әсирлеккә төште. Саклану министрлыгы мәҗбүри хезмәттәгеләрнең барысы да Русиягә кайтарылды дип ышандырды.
  • Апрель уртасында баткан "Москва" крейсеры экипажы арасында да "срочниклар" булуы ачыкланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!