"Административ апелляцияләр буенча дәүләт шурасы (İDDK) күпчелек тавыш белән конвенциядән чыгу канунга каршы килә дигән дәгъваны "кире кагарга" карар итте. İDDK конвенциядән чыгуны канунилыгы хакында карар кабул иткәннән соң, Төркия рәсми рәвештә Истанбул конвенциясеннән чыкты", дип хәбәр итте төрек телеканалы.
Истанбул конвенциясе — хатын-кызларга карата көч куллануга һәм көчләүгә каршы халыкара килешү. Конвенцияне ратификацияләгән беренче ил әлеге килешүне 2012 елның 14 мартында имзалаган Төркия булды. Әмма 2021 елның мартында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган конвенциядән чыгу турында игълан итте, конвенциянең максаты үзгәрде һәм хәзер документ "Төркиянең социаль һәм гаилә кыйммәтләренә туры килми" дип белдерде.
Европа шурасы Әнкараның бу карарын тәнкыйтьләп чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!