Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов "Беренчеләр хәрәкәте"нең төбәк җитәкчесе итеп билгеләнде

Тимур Сөләйманов

Яңа вазифага билгеләнү сәбәпле, Сөләйманов министрлыктан китә. Министрлыкка кем килүе әйтелми.

Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләймановны республика президенты ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Яңа вазифасында ул күптән түгел оешкан "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге рәисе булачак. Бу хакта бүген президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә әйтелгән.

Яңа вазифага билгеләнү сәбәпле, Сөләйманов министрлыктан китә. Министрлыкка кем килүе әйтелми.

  • Тимур Сөләймановка 35 яшь, ул Казан университетының икътисад факультетын тәмамлаган. 2010 елдан Татарстан "Студентлар лигасы" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасын җитәкләгән. 2014-2018 елларда "Сәләт" яшьләр фонды башкарма мөдире булып эшләгән, 2018 ел ахырында Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары итеп билгеләнгән. 2021 елдан министр булды.
  • Быел 6 июльдә Русия думасы совет чорындагы пионериягә охшаш балалар һәм яшьләр оешмасы төзү турында канун кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда "Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" дип белдерделәр.
  • Оешма федераль хакимият һәм төбәк башлыклары контролендә эшләячәк, башлангыч бүлекләр мәктәпләрдә, интернатларда, мәдәният йортларында һәм түгәрәкләрдә оештырылачак.
  • Тәрбиячеләр булып "ят агент" исемлегенә кермәгән балигъ булган кешеләр эшли алачак диелде документта. Хәрәкәткә керүнең ихтыяри булачагы искәртелде, анда балаларны 6 яшьтән ала башлыйлар.
  • 18 декабрьдә Мәскәүдә оешманың беренче җыены узды. Анда катнашучылар хәрәкәткә "Беренчеләр хәрәкәте" ("Движение первых") дигән исем сайлады.
  • Узган ел декабрь ахырында "Беренчеләр хәрәкәте"нең бүлекчәсе Башкортстанда да ачылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!