Мортаза Рәхимовның вафаты турында хәбәрне Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның матбугат хезмәте дә раслады.
"Мортаза Гобәйдулла улы вафат булды. Үзен республикага һәм Русиягә хезмәт итүгә багышлаган башкорт халкының бөек улы алдында баш иябез", - дип язды Хәбиров социаль челтәрләрендә.
Рәхимовның вафаты турында беренчеләрдән булып Уфаның "Пруфы" басмасы хәбәр итте. Әлеге матбугат чарасын Рәхимовның туганы Рәүфә Рәхимова җитәкли. Аның сүзләренчә, соңгы берничә көндә Мортаза Рәхимов Уфадагы сугыш ветераннары һоспиталендә табиблар күзәтүендә яткан.
— Мортаза әфәнде президент вазифасыннан киткәннән соң республикада ике җитәкче алмашынды. Ләкин шушы 13 ел дәвамында халык Бабай барлыгын белде. Теләгән һәркем ярдәм сорап "Урал" хәйрия фондына мөрәҗәгать итә алды, түрәләр киңәшләрен сорады, гади кешеләр аның мирасында яшәгәнен аңлады, — дип искә ала вафат булган сәясәтчене "Пруфы" басмасы.
Башкортстан татар җәмәгатьчелегенең кайбер вәкилләре Рәхимов чорында республикада татар телен укыту кыскартылды, җанисәп вакытында күп кенә татарлар башкорт дип язылды дип саный.
Мортаза Рәхимов белән хушлашу 13 гыйнвар җомга көнне узачак. Хушлашу һәм җеназа чарасын оештыру өчен махсус комитет төзелгән.
Белешмә: Мортаза Рәхимов
- Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкортстанның Күгәрчен районы Тәвәкән авылында туган.
- 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаган, Уфаның нефть эшкәртү заводында эшли башлаган.
- 1964 елда Уфа нефть институтын тәмамлаган. 1990 елга кадәр нефть эшкәртү заводында җиһаз башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, баш инженер урынбасары, соңыннан баш инженер һәм завод мөдире (1986 - 1990) булып эшләгән.
- Совет берлегенең халык депутаты һәм Югары шура әгъзасы, шулай ук, Башкортстан халык депутаты һәм Уфаның шәһәр шурасы депутаты булып сайланган.
- 1990 елның 7 апреленнән 1993 елның 24 декабренә кадәр — Башкорт АССРның Югары шура рәисе.
- 1993 елның 25 декабреннән 2010 елның 15 июленә кадәр — Башкортстан президенты.
- 2010 елның 22 октябреннән — "Урал" хәйрия фонды шурасы рәисе.
- 2023 елның 11 гыйнварында 88 яшендә вафат булды.
- Хатыны — Луиза Рәхимова. Улы — Урал Рәхимов, "Башнефть" ширкәтенең элекке җитәкчесе, 2005-2012 елларда Русиянең иң бай кешеләренең берсе (Forbes журналы версиясе).
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!