Фетнәчел Луһански "халык республикасының" Татарстан үз карамагына алган Лисичански шәһәрендә газ белән тәэмин итү 95 процентка торгызылган. Бу хакта ТАССка Татарстан президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Хәзерге вакытта Татарстан белгечләре Русия башлаган сугышта зарарланган су үткәргечләрне алыштыра, бу – су белән тәэмин итүне 30 процентка торгызырга булышачак, диелә.
Татарстан белгечләре зарарланган объектларның исемлеген дә төзегән. Беренче чиратта күп фатирлы йортларны һәм социаль тармак объектларын торгызырга ниятләнә, диелә хәбәрдә. Бу – сигез мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр. Хәзерге вакытта татарстаннар Лисичански шәһәр хастаханәсен төзекләндерү эшләре алып бара.
Лисичански халкына медициина ярдәме күрсәтү өчен Татарстаннан белгечләр төркеме дә җибәрелгән, диелә.
24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Татарстан - Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.
Былтыр июльдә Русия хәрбиләре басып алган Лисичанскиның мэр вазифаларын вакытлыча үтәүчесе Андрей Скорый Татарстан шәһәрне үз карамагына шефлыкка алачак дигән иде. Соңрак моны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та раслады, "Русия президенты фәрманы белән без Лисичански өчен җавап бирәбез" диде.
Былтыр октябрь ахырында, Русия Украинадан басып алган Луһански һәм Донецки өлкәләре шәһәрләрен төзекләндерү өчен 223ләп миллиард сум акча кирәк булачагы әйтелде. Шул ук вакытта әлеге төбәкләргә килгән зыянны ачыклау эше дәвам итүе искәртелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!