Русиядә ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә кулланырга рөхсәт итүләре мөмкин. Думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова шундый тәкъдим белән Русия вице-премьеры Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иткән, дип яза "Известия".
2022 елның 1 декабреннән Русиядә коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр уртача тугыз процентка кыйммәтләнде, әмма кайбер җирлекләрдә 12 процентка кадәр дә җитте. Бәяләрне арттыру Русия хөкүмәте карары белән башкарылды, тарифларны бер елда икенче тапкыр һәм ниятләнгән вакытыннан 7 ай алданрак күтәреп куйдылар.
Тарифларны болай арттыру русияләрнең керемнәренә йогынты ясаячак, халыкның иң фәкыйрь катлауларына аеруча нык бәрәчәк, дип искәрткән Лантратова.
"Коммуналь хезмәтләргә бәяләр даими артып торган шартларда күп гаиләләр чыгымнары белән хисаплаша алмый, бурычлары җыела. Миндә булган мәгълүматлардан күренгәнчә,кайбер гаиләләр коммуналь түләүләр өчен елына 100 меңләп сум акча тота", диелә Голиковага язылган мөрәҗәгатьтә.
Ана капиталын коммуналь хезмәтләр өчен тотарга рөхсәт итсәләр, бу гаиләләрне әлеге чыгымнардан берничә елга азат итеп торыр иде, дип саный Яна Лантратова.
• Күптән түгел Чаллыда яшәүчеләрнең торак-коммуналь хезмәтләргә (ЖКХ) бәяләр артуны прокуратурага шикаять итә башлавы билгеле булды.
• Чаллылар тарафыннан бәяләр артуга каршы 9 гыйнварда башланган петицияне берничә көндә сигез мең кеше имзалады. "Чаллы шәһәре коммуналь хезмәтләргә вәгъдә ителгән 9% урынына 30-40% ка күтәрде. Халыкта ул кадәр акча юк. Кешеләрнең уртача хезмәт хакы 20-30 мең сум, пенсионерлар, балалы гаиләләр, ялгызы гына балаларын тәрбияләүче әниләр күп. Кешеләр ничек яшәргә", диелә мөрәҗәгатьтә.
• Шул ук вакытта Түрәләр 2024 елның 1 июленә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр башка арттырылмаячак дип ышандыра.
• Русия төзелеш министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура коммуналь хезмәтләргә тарифларны халыкның түләү мөмкинлеген исәпкә алып арттырырга тәкъдим иткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!