Миңнеханов ашыгыч рәвештә Татарстанда яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушты 

Ул «бүгенге чынбарлыкта Татарстан халкының иминлеген вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк» дип саный.   

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тиз арада республикада яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системнарын әзерләргә кушкан. Мондый йөкләмәне ул республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коллегиясендә биргән. Республика президенты "бүгенге чынбарлыкта Татарстан халкының иминлеген вакытында тәэмин итүгә әзер булырга кирәк" дигән һәм халыкка хәбәр бирү системы төзек булырга тиеш, дип искәрткән. Бу хакта "Татар-информ" җиткерә.

"Бүгенге шартлар хәбәр бирү системының бик тә мөһим икәнлеген искәртә. Барысы да әзер булырга тиеш һәм әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк", - дигән Миңнеханов.

Йомгаклау коллегиясендә республика гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин чыгыш ясаган һәм 2030 елга кадәр Татарстанда 10 меңнән артык хәбәр бирү системы объектларын яңарту эше башкарылачак дигән.

  • Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар. Әйтик Уфаның халыкны яклау идарәсендә Уфага һөҗүм була калса халыкны яшерер урыннар җитәрлек дип белдергәннәр иде.
  • Шул ук вакытта Башкортстан хакимиятләре бомбадан качу урыннарына стратегик оешмаларда эшләүчеләрне генә яшерәчәген әйтте.
  • Казан медиалары да шәһәрдәге бомбадан качу урыннарын барлады. Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматынча, республикада куркыныч янаганда яшеренердәй 1100 урын бар, шуларның 350 се - Казанда урнашкан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!