2022 елда Аргентинага күченгән русияләр саны 2500гә җиткән. Быел әлеге сан 10 меңнән артырга мөмкин. Ни өчен? Күпләр бу илгә бала табарга бара: медицинасы әйбәт, шул ук вакытта Аргентина җирендә туган кеше бу илнең ватандашы була, паспортын ала. Казанда туып үскән эшкуар Илнур Мухтов октябрьдә хатыны белән Буэнос-Айреска очкан һәм беренче балаларын шунда тапканнар. Аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
— Илнур, син — эшкуар. Криптовалюта белән сәүдә итәсең, Казанда яхшы гына яшисең. Инстаграмда 100 меңнән артык, Телеграмда 10 меңнән күбрәк язылучың бар. Таиланд, Индонезия, Төркия кебек илләрдә дә яшәп карагансың... Ни өчен балагызны Җир шарының бөтенләй икенче ягына, Аргентинага барып таптыгыз?
— Балага узганыбызны 2022 елның февралендә белдек. Украинадагы хәлләрнең башланган гына мәле... Туачак сабыебызга икенче ватандашлык эшләргә кирәк дигән фикергә килдек. Миңа еш кына "син шундый акыллы" диләр. Ә мин "үзем Британиядә туып, Оксфордта укыган булсам, тагы да зуррак үрләрне яулый алыр идем" дип уйлап куям. Башлангыч нигезем көчлерәк булган булса, мин тагы да югары үрләргә ирешер идем бит! Русиядә белем бирү начар димим. Берничә адымга өстенрәк булган шушы башлангач нигез, старт турында әйтәм. Кыскасы, без иптәшем белән Jus soli принцибы буенча ватандашлык бирә торган илләрне барлый башладык: ягъни кеше шушы ил җирендә туса, аңа әлеге дәүләтнең ватандашлыгы, паспорты бирелә.
Хезмәтләре өчен 3 мең доллар түләдек
Башта АКШка барып, балабыз шунда тусын дип теләдек. Тик анда виза алып булмады. Аннары шуны белдек: Чили, Мексика, Аргентина кебек илләрдә дә туган кешеләргә әлеге илләрнең ватандашлыгы бирелә икән. Бергә укыган егетнең дүрт баласы да Мексикада туган — аның белән дә сөйләштек. Балаларына ватандашлык биргәннәр, ә менә үзләренә Мексика паспортын алыр өчен, беркая китмичә 2 ел шушында яшәргә, испанча өйрәнергә һәм аннары Мексика тарихыннан имтихан тапшырырга кирәк. Аргентинада исә алай түгел: балаң шунда туа икән, ул шундук ватандаш була, ә әти-әнисенә шушы илдә яшәү рөхсәте бирелә. Шул рөхсәтне кулга алганнан соң, үзебез дә ватандашлыкка гариза бирә алачакбыз. Сүз уңаеннан, Аргентина паспорты белән дөньяның 171 иленә, шул исәптән Шенген илләре, Британия, Япониягә визасыз йөрергә мөмкин.
— Көньяк Америкага барып бала табу күпмегә төште?
Монда шпроты, кызыл уылдык, карабодай юк
— Иң элек шуны аңлатып китим: без бала табу процессын оештыру белән шөгыльләнә торган махсус агентлыкка мөрәҗәгать иттек. Алар Аргентинадагы барлык нечкәлекләрне, телне, бөтен нюансларны белә, ә алар нык күп! Беренчедән, монда инглизчә белүчеләр бик аз, ягъни испанча белсәң генә, юньләп яшәргә мөмкин. Икенчедән, мәсәлән, телефонга сим-карта сатып алган урында үз номерыңа акча салып булмый: акчасын даруханәләрдә саласы! Алай гына да түгел: бер түләү 2 мең песодан арта алмый, ә минем тариф 3,5 мең песо тора — димәк, миңа ике даруханәгә кереп ике түләү ясарга кирәк. Һәм мондый нечкәлекләр дөнья кадәр! Өстәвенә яңа илгә күченү белән бәйле стресс, хатын авырлы... Кыскасы, бала табу процессын оештыруны шушы агентлыкка тапшырдык.
Хезмәтләре өчен 3 мең доллар түләдек. Алар безне Буэнос-Айрес һава аланында каршы алды, яшәгән җиребезгә кадәр озатып куйды, кирәкле табибларга яздырды. Табибка барган саен безнең белән булды, испанчадан тәрҗемә итеп тордылар. Өстәвенә алар Аргентинага нинди әйберләр алып килергә кирәклеген киңәш итә.
— Мәсәлән?
— Мәсәлән, монда шпрот, кызыл уылдык, карабодай юк. Мамыктан бала чүпрәкләрен дә (пелёнкалар) үзебез белән алып килергә киңәш иттеләр. Ә болай монда балалар өчен бөтен нәрсә дә бар.
— Ә табибларга аерым түләдегезме?
Итнең бер килосы 200 сум тора. Һәм бу бик яхшы сыйфатлы ит
— Бала тапканда хастаханәгә өч көнгә яткырдылар. Шуның өчен 1500 доллар түләдек. Аннары табибка тагын аерым 2 мең доллар түләдек. Шунысын да әйтергә кирәк: без Аргентинага хатыным 34 атна авырлы булган вакытта очтык. Күп кенә һава юллары мондый хәлдә хатын-кызларга очарга рөхсәт итми. Без табибтан махсус белешмә алып, шуны күрсәттек — һәм безгә очарга рөхсәт иттеләр.
— Димәк, бала тапкан өчен генә 6,5 мең доллар түләгәнсез... Ә яшәү кыйбатмы?
— Ипле генә райондагы бер бүлмәле фатир яки студияне арендалау аена 500 доллардан башлана. 15-20-25 дүрткел метрлы фатирлар турында сөйлим. Кемдер 300 долларга да таба. Хәер, дөресен әйтим: хәзер андый бәяләр инде юк диярлек, чөнки Русиядән бик күп кеше килә. Монда инде 15 ел яшәүче бер ир белән таныштым. Ул Аргентина миграция хезмәте сайтында 2022 елда илгә 70 мең русияле килгән дип язылган иде, ди. Дөресме, юкмы — анысын белмим. "Ялларга гаиләм белән Бразилиягә очканда ярты очкыч урысча сөйләште. 15 елда мондый хәлне беренче тапкыр күрдем", дип сөйләде. Менә шундый хәлләр.
Безнең өчен мондагы тормыш 30%ка арзанайган!
Хәзер Русия акчасы белән монда рәхәтләнеп яшәргә мөмкин: итнең бер килосы 200 сум тора. Һәм бу бик яхшы сыйфатлы ит. Аргентинада ит искиткеч тәмле! Әле генә яныбызга бала карашырга әнием килде, ә ул гомере буе авылда яшәгән, хатыным да авылныкы — ягъни алар сыйфатлы итнең нинди булырга тиешлеген белә. Хәтта алар да Аргентинадагы ит безнең авыл итеннән күпкә яхшырак, ди. Өстәвенә ул арзан да.
Русия рубле шактый ныклы, ә Аргентина песосы гел арзаная тора. Монда октябрьдә килдек. Килгәндә бер доллар 272 песо тора иде — хәзер сә 360 песо тора. Өч айда песо 30%ка арзанайган дигән сүз. Ә рубль һаман шул бәядә: бер долларга 68-69 сум түлибез. Димәк, безнең өчен мондагы тормыш 30%ка арзанайган! Кыскасы, бер гаиләгә яшәргә аена 600-700 доллар (47 мең сум) муеннан җитә. Бу акчага фатир арендасы керми, әмма таксида йөрү, кафеларда ашау, ризык, хуҗалык кирәк-яраклары сатып алу кебек әйберләр бөтенесе дә керә. Ә инде бер мең долларга (69 мең сумга) типтереп яшисең.
— Аргентина көнбатыш дәүләт булып санала, әмма ул Көньяк Америкада урнашкан. Шушы илгә күченгәч, сине иң шаккатырган әйбер нәрсә булды?
Казанда "кеше" буласың килсә — синең фатирың һәм машинаң булырга тиеш
— Кешеләр. Мин Казанда туып үскән егет. Ә Казанда "кеше" буласың килсә — синең фатирың һәм машинаң булырга тиеш. Кредитка алынганмы ул, юкмы — анысы мөһим түгел. Татарстанда кредитка яшәүгә, күп итеп кредит алуга начар караш юк. Фатирың да булсын. Фатирың булмаса — оят, димәк, син ниндидер лаеклы кеше түгел. Шуның өстәвенә Русиядә чикләүләр бик күп: тегене эшләмә, моны эшләмә дип яшибез.
Аргентинада иң шаккатырган әйбер — кешеләрнең ирекле булуы. Русиядә исә халык үзенә тагылган стереотиплар белән яшәргә мәҗбүр: ягъни кешенең уңышлы булып саналуы материаль байлыкка бәйле. Ә Аргентинада алай түгел! Кешеләр монда бик гади. Уртача машина Русия акчасы белән 1-1,5 млн сум тора. Mercedes, BMW X5 кебек маркаларны күргәнем юк монда. Кешеләрдә кредитлар, ипотекалар да юк диярлек. Рефинанслау ставкасы 75% булганда, нинди кредит булсын, ди? Кешеләр гомер буе арендалаган торакта яши. Арендалаган фатирда туалар, арендалаган фатирда үләләр. Җирле халыкка аренда бәяләре башкача: алар күченеп килгәннәргә караганда 5-6 тапкыр азрак түли.
Монда авырлы хатын-кызлар культы дисәң дә буладыр
Иреклек монда! Фикер иреге, бәйсез медиа, бәйсез мәхкәмә. Әйе, халык бай яшәми, инфляция елына 100%ка җитәргә мөмкин. Әмма кешеләр бәхетле тоела миңа. Алар туп ала да паркка футбол уйнарга бара. Кафега барып каһвә эчә, круассаннар ашый. Шуңа да шаккаттым: кафеларда бик күп өлкән кешеләр утыра. Милли валюталары соңгы елларда әллә ничә тапкырга арзанайган булса да, алар барыбер бәхетсез түгел, чөнки бер көн белән яшиләр: бүген рәхәт булса — шул җиткән. Ашыкмыйча яши алар.
Русиядә халык гел каядыр ашкына, ашыга, ә монда "иртәгә" дигән принцип белән гомер итәләр. Ял көннәрендә ял итәләр, безнең кебек 24/7 эшләмиләр. Халык нык аралашучан. Башта без сискәнеп китә идек, ә хәзер күнектек инде: яныбызга килеп "Кайдан сез?" дип сораштырырга мөмкиннәр — алар ихластан кызыксына. Һәм аргентиннар балаларны үлеп ярата. Монда авырлы хатын-кызлар культы дисәң дә буладыр. Авырлы хатын-кызлар өчен аерым чиратлар да булгалый хәтта. Яисә чиратка бала белән килеп бассаң, шундук чиратсыз үткәреп җибәрәләр — кибет хезмәткәре түгел, ә шушы чиратта басып торган кешеләр үзләре!
— Балагыз Аргентина паспортын алдымы инде?
— Әйе, кызыбыз Эмилиянең Аргентина паспорты инде бар. Ул өч ай элек туды. Без исә әлегә яшәү рөхсәтен көтәбез. Ул документны алуга без дә Аргентина паспортына гариза бирә алачакбыз. Әлегә монда калырга җыенабыз, чөнки моннан Татарстанга барып кайту өчебезгә ярты миллион сумга төшә — билетлар нык кыйбат.
Сугыш аркасында эмиграция
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдән күпләп кеше китә башлады. Төркия, Грузия, Әрмәнстан, Казакъстан кебек илләргә нигездә бәйсез журналистлар, активистлар, оппозициядәге сәясәтчеләр, IT белгечләре һәм башкалар китеп барды. Кемдер карашлары өчен эзәрлекләнүдән курыкты, кемдер эше күчүе аркасында чит илгә китте.
Эмиграциянең икенче дулкыны көзен башланды. 21 сентябрьдә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә" мобилизация игълан итте. Шул ук көнне Русиянең күрше илләре белән чигендә күп чакрымнарга сузылган чиратлар барлыкка килде. Forbes мәгълүматына күрә, 21 сентябрьдән соң Русиядән ким дигәндә 700 мең кеше киткән, 1 миллион саны да әйтелде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!