Татарстанда камилләштерелгән Иран дроннары җитештерүче завод  ачарга ниятлиләр

Завод Алабугада урнашырга,  елына кимендә алты мең пилотсыз очкыч җитештерергә мөмкин, дип яза The Wall Street Journal.

Русия һәм Иран хакимиятләре Татарстанның Алабуга шәһәрендә Shahed-136 иран дроннары җитештерә торган завод төзү ихтималын карый, дип яза The Wall Street Journal.

Басма чыганаклары мәгълүматынча, 5 гыйнварда Татарстанга Ираннан делегация килгән, алар төзелеш булачак буш мәйданны карап чыккан.

Хәзерге вакытта Мәскәү һәм Тәһран Shahed-136 дронының камилләштерелгән төрен ясау өстендә эшли, ул тизрәк һәм ераккарак оча алачак, дип ышандыра басма әңгәмәдәшләре. Тарафлар Татарстан заводында елына кимендә алты мең пилотсыз очкыч җитештереп чыгарырга ниятли диелә.

  • 2022 елның көзендә The Washington Post газеты Русиянең үз җирләрендә иран дроннары җитештерә башларга ниятләвен язган иде. Язмада әйтелгәнчә, иран дроннары җитештерүче завод "Татарстанда урнашыр дип көтелә".
  • Русия Украинадагы сугышта Иранда җитештерелгән Shahed-131 һәм Shahed-136 пилотсыз очкычларын куллана. Русия кораллы көчләре аларның исемен "Герань-1" һәм "Герань-2" дип үзгәртте. Хакимиятләр бу дроннарның Иранда җитештерелгән булуын кире кага.
  • Хәрби белгеч Роман Свитан ни өчен ракетлары була торып та, Русиянең Украинага каршы дроннар куллануына аңлатма бирде. "Русияләрнең ракетлары дроннарга караганда азрак. Ракетлар дроннардан кыйммәтрәк тә - дистәләрчә, хәтта йөзләрчә тапкырга. Шуңа күрә финанс ягыннан да, идарә системы ягыннан да дроннар куллану кулайрак. Аларда дроннар юк, шуңа күрә Ираннан сатып алырга туры килә", диде Свитан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!