Казанның Иске Аракчино бистәсендәге рәссам Илдар Ханов нигез салган "Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе"ндә зур мәчет булачак, төзелеш эшләре инде башланган. Бу хакта "Бизнес Online"га рәссамның энесе Илгиз Ханов сөйләгән.
"Әле безнең әти үк мәчет төзергә хыяллана иде. Хәзер аны мин төзим Иерусалимдагы Әл-Акса мәчете белән илһамланудан туган җыелма образ килеп чыгачак", дигән Ханов.
Басма язуынча, инде төзелеш эшләре башланган, шулай ук гөмбәзе ясалган, ә аның нигезе Татарстан байрагы белән бизәлгән диелә.
Рәссам, гыйбадәтханәгә нигез салучы, архитектор һәм сынчы Илдар Хановның вафат булуына бүген 10 ел тулды. Дөнья диннәре гыйбадәтханәсе"н ул 1994 елда төзеде. Нәкъ үзе туып үскән өй нигезендә. Бинада дини йолалар, гыйбадәт кылу каралмаган. Ул төрле диннәр, мәдәниятләр һәм цивилизацияләр символы буларак күзаллана.
Биредә мәчет булачагы турында 2018 елда рәссамның энесе Илгиз Ханов Азатлыкка да сөйләгән иде. "Монда татар мәчете булачак. Анда ислам сәнгатен күрсәтәчәкбез. Илдар аны шулай эшләргә ниятләде. Хәзер мин төзим. Өч катлы булачак. Анда бөтен ислам гөмбәзләре, михраб урын алачак. Беренче катта ир-атлар, икенчесендә хатын-кызлар залы булачак. 15 метр диаметрлы пыяладан зур гөмбәз ясарга телибез. Аннан Идел елгасын яхшылап күреп булачак", дип сөйләде Ханов Азатлык хәбәрчесенә.
Азатлык хәбәрчесе килгәндә татар мәчете бинасында төзелеш эшләре бармый иде. Ханов моны акча белән проблемнар бар дип аңлатты һәм ул чакта төзелеш эшенә 50 миллион сум кирәк булачагын фаразлады. "Дәүләт ярдәменнән башка төзеп булмый. Шуны аңларга кирәк, бу үзәк бит миңа түгел, ә шәһәр, республика өчен кирәкле әйбер. Монда дөньяның төрле почмакларыннан туристлар килә", дигән иде ул.
2017 елның 10 апрелендә гыйбадәтханәдә янгын чыкты. Ут 200 дүрткел метр мәйданны чолгап алды. Янгын чыгуның сәбәбен ут төртү дип атадылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!