Гыйззәтуллина әлеге бүләккә беренче тапкыр гына тәкъдим ителми.
10 февральдә Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышы узган. Анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә намзәтне расланган.
2023 елда татар язучылары Тукай бүләгенә "Вөҗдан үре – йөрәк түре" һәм "Яну дәверләрендә" китаплары өчен шагыйрә Флера Гыйззәтуллина тәкъдим иткән.
- Былтыр октябрьдә Татарстанда ят агентларны Габдулла Тукай премиясенә дәгъва итү хокукыннан мәхрүм иттеләр. Әгәр Тукай премиясенә лаек дип табылган кеше акчалата бүләк һәм мактау кәгазе тапшырылганчы "ят агент" дип танылса, ул җиңүчеләр исемлегеннән чыгарылачак диелде.
- Сентябрь уртасында Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да театр сәнгате өлкәсендә бирелүче Марсель Сәлимҗанов исемендәге, Гавриил Державин һәм Илһам Шакиров исемендәге бүләкләрне "ят агентлар"га бирмәү турындагы карарны имзалаган иде.
Белешмә: Тукай бүләге
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге әдәбият, сәнгать өлкәсендә киң танылган, милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әсәрләр һәм сәнгать, әдәбиятны өйрәнүдә мөһим хезмәтләр өчен бирелә. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә төп бүләге санала. 1958 елда булдырылган. Бүләкне тантаналы рәвештә 26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукай туган көндә тапшыралар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
тәкъдим ителгән.
Гыйззәтуллина әлеге бүләккә беренче тапкыр гына тәкъдим ителми. Былтыр Язучылар берлеге аны һәм шагыйрь Ләбиб Леронны чыгарган иде. Лерон премияне алды.
Быел Тукай премиясенең күләме 1 млн сум булачак. Моңа кадәр ул 500 мең сум иде.