Русиядә микроэлектроника җитештерү өчен кирәкле җиһазлар кыйбатланган

Русия җитештерүчеләре Кытай аналогларын өйрәнә, әмма кытай җиһазларына "ышанычлары азрак, аларның сыйфаты Европаныкыннан начаррак", диелә.

Русиядә электрон компонентлар җитештерүдә кулланыла торган Европа, Америка һәм Япония җиһазларының бәясе 2022 елда 40-50 процентка арткан. Бу хакта "Коммерсантъ" яза.

Басма чыганаклары әйтүенчә, бу ахыргы продуктның, шул исәптән ноутбукларның, серверларның, мәгълүмат саклау системнарының бәясендә дә чагылыш табачак. Җитештерүчеләр дәүләттән ярдәм, грантлар бирелүен көтә ди басма.

Басма әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Русиядәге микроэлектроника җитештерә торган оешмаларның 90 процентында "дус булмаган" илләрдән кайтартылган җиһазлар тора. Аларга бәяләр нык арткан: әйтик элек электрон плата җитештерә торган җиһаз уртача 30 миллион сум торган, хәзер исә 50 миллион сум.

Русия җитештерүчеләре Кытай аналогларын өйрәнә, әмма кытай җиһазларына "ышанычлары азрак, аларның сыйфаты Европаныкыннан начаррак", диелә.

Хәзерге вакытта электроника җитештерү өчен әзер җиһазларны Русия ширкәтләре Кытайда гына сатып ала ала, "әмма бу югары төгәллекле җиһаз түгел, гади", дип сөйләгән басмага Русиянең җитештерү ширкәтендәге топ-менеджер.

Европа җиһазларын алырга мөмкин булса да, бу катлаулы процесс, чөнки Европа техникасын керткәндә, аны арадашчы илдә өлешчә сүтеп-җыялар, ә бу бәя артуына китерә, диелә язмада.

Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән русияләр Украинага бәреп кергәннән соң, Көнбатыш илләре, шулай ук Япония һәм Көньяк Корея Русиягә каршы күптөрле чикләүләр кертте. Алар арасында югары технологияле җиһазлар һәм материалларны Русиягә кертмәү турындагылары да бар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!