Журналистлар тикшерүе: 2030 елда Русия Беларусны басып алырга әзерләнә

Владимир Путин (сулда) һәм Александр Лукашенка. Архив фотосы

Журналистлар Русия хакимиятләренең "Русия Федерациясенең Беларустагы стратегик максатлары" дигән эчке документын таба алган.

Европада чыгучы берничә басма журналистлары 2030 елга кадәр Русия Беларусны басып алырга әзерләнә, дип җиткерде.

Журналистлар Русия хакимиятләренең "Русия Федерациясенең Беларустагы стратегик максатлары" дигән эчке документын таба алган, аңа ярашлы 2030 елга Русия Беларусны оккупацияләргә җыена.

Бу тикшерүдә Süddeutsche Zeitung, WDR, NDR, Yahoo News, Delfi Eesti, "Досье" үзәге, Expressen, Independent, Frontstory, Беларусның VSquare тикшеренүләр үзәге катнашкан, дип җиткерә "Новая газета. Европа".

Әлеге документ 2021 елның җәендә имзаланган һәм 17 биттән тора. Анда әйтелгәнчә, 2022 елның февралендә Беларуста кабул ителгән Конституция реформасы Русия мәнфәгатьләренә ярашлы төгәлләнергә, ә республиканың кануннары Русия кануннары белән "гармониядә" булырга тиеш.

Моннан тыш, Русия хакимиятләре Беларус ватандашларына Русия паспорты бирүне гадиләштермәкче була. Моны "Русия белән Беларусның берләшүе яклы кешеләр төркеме булдыру, Русия базары белән кызыксынучы эшмәкәрләр өчен" дип эшлиләр диелә. Шушындый ук стратегияне Русия Көньяк Осетиядә, Абхазиядә һәм Украинның оккупацияләнгән өлешендә дә кулланды. Шулай ук 2030 елга Беларуста БДИ тапшыру пунктлары ачарга телиләр диелә.

Документны белгечләр дә өйрәнгән һәм алар моны чын документ дип санавын әйтә. Журналистлар үзләре документны чыгармады.

  • Былтыр 24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Украинага һөҗүм башлаган Путин аны һаман да "махсус хәрби операция" дип атап килә, аңа ияреп моны Русиядәге һәркемнән таләп итәләр.
  • Беларус җитәкчелеге – узган елның февралендә Украина җирләренә бәреп кергән Русиянең төп беректәшләреннән берсе булып санала.
  • Украина хәрби җитәкчелеге берничә мәртәбә Русиянең Беларус җирләре аша яңа һөҗүм әзерләргә мөмкин булуын белдереп килде. Беренче тапкыр бу сугышның башында булган иде, әмма уңышсыз төгәлләнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!