Татарстанда митинглар уздыруга өстәмә чикләүләр кертмәскә булдылар

Хәтер көне. 2021 ел

Төзәтмәләргә ярашлы, республикада халык чараларын федераль канун тыя торган урыннарда гына уздырырга ярамаячак. Шул исәптән бу вокзал, һава аланы, белем бирү һәм медицина оешмалары, гыйбадәтханәләр янында тыела.

Татарстан дәүләт шурасы депутатлары төбәкнең митинглар турындагы канунына үзгәрешләр кертте. Төзәтмәләргә ярашлы, республикада халык чараларын федераль канун тыя торган урыннарда гына уздырырга ярамаячак. Шул исәптән бу вокзал, һава аланы, белем бирү һәм медицина оешмалары, гыйбадәтханәләр янында тыела.

Шул ук вакытта Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин әйтүенчә, төбәкләргә "митинглар, пикетлар, йөрешләр һәм демонстрацияләр уздыру тыела торган өстәмә урыннар билгеләү хокукы бирелгән". Татарстанда мондый өстәмә урыннар билгеләнмәячәк, диде министр.

Дәүләт шурасының канунлылык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров канун өлгесен хупларга тәкъдим итте. Аны 81 депутат хуплап тавыш бирде, бер кеше генә тыелып калды.

  • Соңгы елларда Татарстан башкаласында җирле хакимиятләр шәһәр үзәгендә оппозицион чаралар уздыруны тыя. Кагыйдә буларак, түрәләр митинг узасы көнне шәһәрнең үзәк мәйданнарында башка чаралар уздырыла дип җавап бирә.
  • Әйтик Казан активистлары Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле яки "Китап йорты" янында узган ел 4 декабрьдә киңкүләм пикет оештыруга гариза биргән иде. Казан башкарма комитетында исә бу вакытта башка "мәдәни чаралар" узачагын белдереп, рөхсәт итмәгәннәр — чынлыкта исә мәйданчыкларның бер өлеше буш булган. Мэриядә каршылык чарасын Кәрим Тинчурин скверына күчерергә тәкъдим иткәннәр.
  • Моңа кадәр уздырылып килгән Хәтер көне дә Ирек мәйданыннан кысрыклап чыгарылды. Башта бүгенге Милли китапханә алдындагы мәйданда җыелышырга рөхсәт ителде, әмма урам йөрешләре туктатылды. Аннары тарихи вакыйганы искә алучылар Камал театрына таба куылды, соңгы елларда гомумән Тинчурин бакчасында гына җыелышырга рөхсәт ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!