"Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты Чаллыдан Руслан Ганиевны сәяси тоткын дип таныды. Аны Украинада сугышучы Русия гаскәрен тәнкыйтьләгән фикерләр калдыруы өчен ирегеннән мәхрүм иттеләр.
"Ганиевны җинаять эзәрлекләве - аның сүз ирегенә хокукын боза һәм Украина белән сугышка каршы булучыларны куркытуга юнәлдерелгән", диелә хәбәрдә.
Чаллыда яшәгән IT-белгеч Руслан Ганиевны гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, беренче өлеше) гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2022 елның 30 мартында, "ВКонтакте" социаль челтәрендә барган бәхәс вакытында Руслан Ганиев Русия хәрбиләренең Украинадагы гамәлләре турында ике тискәре фикер калдырган.
Беренчесендә, Русия хәрбиләре Киев тирәсеннән чигенгәннән соң чыгарганында Ганиев "Болар барысы да нәрсәгә кирәк иде соң?", дигән сорау бирә.
Икенчесендә ул Украинада һәлак булган тыныч халык һәм хәрбиләрнең санын китерә.
Ганиевның бу ике фикерен дә тикшерү "фейк тарату" дип саный һәм саклану министрлыгының рәсми белдерүләреннән өземтәләр китерә.
Проект хәбәрендә әйтелгәнчә, Ганиевка каршы эш мәхкәмәгә 2022 елның 21 сентябрендә кергән, әмма ул утырышка килмәгән, ирне өендә дә тапмаганнар.
Былтыр 6 декабрьдә Ганиевны тоткарлап, тикшерү изоляторына җибәргәннәр, хәзер аның эше мәхкәмәдә карала диелә.
- Былтыр 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Соңрак Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты: сугышка каршы булучыларга – "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.
- 2022 елда октябрь башында Татарстанда Русия гаскәрен дискредитацияләү турында беренче җинаять эше ачылды. Чаллы кешесе, 39 яшьлек Альберт Мансуров социаль челтәрләрдә сугышка каршы язма чыгарган өчен башта бу маддә нигезендә административ җаваплылыкка тартылган булган, шундый ук постны тагын бер тапкыр язгач, аңа карата җинаять эше ачылган.
- 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!