БМО баш ассамблеясе Украинадан Русия гаскәрләрен чыгарырга чакырган резолюция кабул итте

Украина тылкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Баш ассамблеянең Украинага кагылышлы махсус сессиясендә чыгыш ясый. Нью-Йорк, 2023 елның 22 феврале

Резолюцияне 141 ил хуплады. Русия, Беларус, Төньяк Корея, Сүрия, Никарагуа, Мали һәм Эритрея каршы чыкты. 

БМО баш ассамблеясе Русияне Украина җирләрендә хәрби хәрәкәтләрне туктатырга һәм аннан гаскәрләрен чыгарырга өндәгән резолюция өлгесе өчен тавыш бирде.

Резолюцияне 141 ил хуплады. Русия, Беларус, Төньяк Корея, Сүрия, Никарагуа, Мали һәм Эритрея каршы чыкты.

Тагын 32 ил фикер белдерүдән тотылып калды. Алар арасында Әрмәнстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кытай, Иран, Һиндстан бар. Әлеге документны карауга Киев тәкъдим иткән. Аңа 60тан артык ил кушылган.

Гаскәрләрне чыгару һәм сугышны туктатудан тыш, резолюция үз эченә берничә тезис алган. Алар арасында халыкара хокукны сакларга һәм сивил халыкны аярга чакыру, Украинадагы җинаятьләрдә гаеплеләрне мәхкәмә каршына бастыру таләбе бар.

Резолюциядә элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский тәкъдим иткән "тынычлык формуласы"ның төп принциплары да кергән.

Шулай ук БМО Минскиның сөйләшүләргә чакыруны һәм Киевны корал белән тәэмин итүне тыя торган төзәтүләрен кире каккан.

Русиянең БМОдагы даими вәкиле Василий Небензя "резолюция бер ел элек Русия һәм Көнбатыш арасында киеренкеләшкән каршылыкларны тыныч юл белән хәл итүгә күчүгә булышмаячак", дип белдерде. Аның әйтүенчә, резолюция бер яклы гына.

  • Русия БМОның иминлек шурасында вето салу хокукына ия булса да, БМОның баш ассамблеясендә мондый хокукы юк.
  • Шул ук вакытта, халыкара хокукка ярашлы, кабул ителгән резолюцияләрнең үтәлеше мәҗбүри түгел.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!