Путинны хуплаучы җырчы Илдар Абдразаковны Ла Скалада җырлатмаячаклар

Илдар Абдразаков

Миланның Ла Скала опера театры “Гоффман әкиятләре” дигән тамашасында катнашучы актерларны үзгәртте. Анда Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачак.

Нью-Йорктагы Метрополитен-Опера һәм Миландагы Ла Скала Русия хакимиятләре оештыра торган чараларда катнашучы җырчы Илдар Абдразаковны җырлатмаячак.

2023-24 сезонында Метрополитен-Операдагы Джузеппе Вердиның "Язмыш көче" операсы партияләрен аның урынына Америка җырчысы Соломон Ховард башкарачак.

Илдар Абдразаков "Российская газета"га әңгәмәсендә әйтүенчә, Владимир Путинны хуплаучы Анна Нетребко һәм Хибла Герзмава белән контрактларны өзүләреннән соң, Абдразаков үзе дә театр белән багланышларын бетергән.

Метрополитен-Опера баш менеджеры Питер Гелб Associated Press басмасына "әгәр Путин тарафдарларының минем театрда чыгыш ясавын белсәм, көзгедән үземә карый алмас идем", дигән.

Элегрәк Австриянең Opern News басмасы Абдразаковның Русия хакимитләренә якын булуы турында язган иде. Ул Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә катнашкан һәм саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде.

Узган елның маенда җырчы Кызыл мәйданда 10 минут чыгыш ясавы өчен 50 мең долларлап акча эшләгән, ә сентябрь башында, шул исәптән бюджет акчаларына да шәхси музыкаль фестивален үткәргән, дип белдерде тикшеренүчеләр. Владимир Путин фестивальдә катнашучыларга үз сәламләвен юллаган иде.

2022 елда җырчы хакимиятләр һәм аларга якын оешмалар оештырган берничә чарада катнашкан диелде.

Бу тикшерү чыкканнан соң, Миланның Ла Скала опера театры "Гоффман әкиятләре" дигән тамашасында катнашучы актерларны үзгәртте. Анда Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырачак.

Шулай да быел майда Илдар Абдразаков Бостон симфония оркестры белән (BSO), ә июньдә Чикаго симфония оркестры белән (CSO) чыгыш ясарга ниятли.

Arts Against Aggression активистлары бу оркестрларга Метрополитен-операдан һәм Ла Скала театрыннан үрнәк алуны таләп итте һәм Путинны хуплаучы опера җырчысына чыгыш ясатмаска кушты.

Илдар Абдразаков – Башкортостанның һәм Татарстанның халык артисты, Башкортостанның халыклар дуслыгы Ордены кавалеры, "Алтын битлек" милли премиясе иясе, ике тапкыр "Грэмми" премиясенә лаек булган җырчы.

2018 елда Башкортостан республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов аны башкортларның милли каһарманы Салават Юлаев исемендәге орден белән бүләкләде.

  • Былтыр Русия Украинага бәреп кергәннән соң 4 көн узгач, 28 февральдә Metropolitan Opera театры Нетребко белән багланышларын өзде. Театр белдерүендә әйтелгәнчә, Русия сугышны туктатмый һәм Украинага китергән зарарын түләми торып, бу элемтәләр кире торгызылмаячак.
  • Украинада сугыш башланганнан соң, дөньядагы иң соралган сопрано, Русиянең халык артисты Анна Нетребко Европа һәм АКШта концертлар оештырганда авырлыкларга юлыга башлады, чөнки элек ул президент Путинның ышанычлы заты иде һәм 2014 елда Донбасс фетнәчеләренең гамәлләрен хуплады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!