Башкортстанда Русия Украинадан аннексияләгән Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон өлкәләренә волонтерлар җыя башлаганнар. Моны "һуманитар миссия" дип атыйлар. Бу хакта "Башинформ" яза.
Һәр миссия Украинаның оккупациядәге төбәкләрендә кимендә ике атна дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта балаларга һәм үсмерләргә медицина, психолог ярдәме күрсәтү өчен кешеләр туплаулары әйтелә.
Програмда катнашучыларга ике таләп куела: аларга 18 яшь тулган булырга тиеш һәм Русия ватандашы булулары шарт. Сайлап алынган кешеләрне #МЫВМЕСТЕ проекты штабында укытачаклар. Аларны яшәү урыны һәм ашату белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук "миссия урынында бәхетсезлек очрагы булганда компенсация" түләнәчәк диелә.
- 24 февральдә Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башлангач та Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров беренчеләрдән булып бу сугышны хуплап чыккан иде.
- Шул вакыттан бирле Башкортстан Украинаның Русия басып алган төбәкләренә һуманитар олаулар җибәрүдә дә, Путин башлаган сугышка ихтыяриларын озатуда да актив булды. Башкортстан Украинаның фетнәчел төбәкләренә һуманитар ярдәмнәр генә түгел, табибларын , төзүчеләрен, хәтта тулы бер асфальт заводы сүтеп алып җибәрде. Хәзер менә волонтерларны да җыялар.
- Хәбиров хакимиятләр өчен "махсус хәрби операцияне" хуплаудан да мөһимрәк бурыч юк дип искәртте һәм иң өстенлекле бурыч – Украинага каршы сугышта катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү дип, республика җитәкчеләренең исенә төшерде.
- Шул ук вакытта Украинадагы сугышта үлүчеләр ягыннан Башкортстан алдынгы төбәкләрнең берсе. Азатлыкның ачык чыганаклардан туплаган мәгълүматына күрә, сугышта Башкортстаннан кимендә 490 кеше үлгән. Хакимият чын саннарны яшерә, сугышта үлеп калган башкортстаннар саны мөгаен күбрәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!