Кан анализлары, ак май һәм холестерин

Your browser doesn’t support HTML5

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән организм турында күбрәк ниләр белергә кирәклеген, нинди анализлар бирү мөһимлеге турында сөйләштек.

Ниләр турында сөйләштек:

- Холестерин ак май һәм туң майдан артмый, аннан курыкмагыз.

- Алсуның Парижда яшәүче дуслары да бәрәңгене үрдәк яки каз маенда кыздыра.

- Әби-бабайлар дә малның эч маен кулланган, бүген дә кайбер мәдәниятләрдә, шул ук Урта Азия халыкларында әле малның эч маен куллану бар.

- Иң куркынычы трансжирлар, ягъни берничә тапкыр кулланылган, югары температурада кыздырылган майлар.

- Гөлзирә үзенең иренең холестеринын ничек төшергән?

- Д витамины - гади генә витамин түгел, ләкин кулланганчы анализ бирергә.

- Омега-3 маеның нинди файдасы бар?

- Ашказаны-эчәк системы витаминнарны "йотарга" мөмкин.

- Нинди кан анализлары бирергә кирәген нинди табиб белә?

- Һормоннар: алар никадәр мөһим?

- Үз сәламәтлегеңне үзеңә кулга алырга кирәк, ә бу җиңел эш түгел.