14 октябрьдә Америка Кушма Штатларының Нью-Йорк шәһәрендә Беренче татар халык корылтае узачак. Бу хакта үзен "Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип атаучы төркем җитәкчесе Рәфис Кашапов игълан итте. Корылтайда татар халкының язмышына битараф булмаган һәркем катнаша ала диелә.
"Татар халкы милли хокуксызлык сәясәте белән килешә алмый һәм үзен тулы канлы милли үзбилгеләнүгә хокукы булган халык итеп күрә", дип әйтелә мөрәҗәгатьтә.
Беренче корылтайда 17 мәсьәлә күтәреләчәк. Татарны берләштерү турында сөйләшүдән тыш, җыенда "бәйсез Татарстанның президентын һәм халыкның тавыш бирү юлы белән парламент сайлау" мәсьәләсе күтәреләчәк. Татар автономияләрен булдыру өчен референдум үткәрү турында да фикер алышачаклар.
Корылтайда республиканың икътисади торышы һәм мәгарифе турында сөйләшергә җыеналар. Активистлар киләчәктә "бәйсез Татарстан һәм Евразия төбәкләре"нең урта һәм югары уку йортларында туган телдә белем алу, дәүләт имтиханын тапшыру, татар халык музыкасы нигезендә балаларны тәрбияләү мәсьәләсен күтәрәчәк. Татарларның демографик хәле, ассимиляция, социаль торышы каралачак.
Корылтайда Казан мәйданнарының берсендә Казан шәһәренең 1552 елга кадәр булган күренешне күрсәткән корылма төзү, Казанны яклап шәһит китүчеләргә һәйкәл булдыру мәсьәләсе күтәреләчәк.
Активистлар татар кино студиясен булдырырга, тәүлек буе татарча эшләүче татар каналын ачарга тели. Төрки халыкларның телен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүне көчәйтергә җыена.
Киләчәктә "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" вәкилләре Берләшкән милләтләр оешмасы һәм Европа берлеге утырышларында катнашырга теләвен дә белдерә.
Корылтай ахырында - 15 октябрьдә активистлар Русиянең АКШтагы илчелеге каршында Хәтер көне үткәрергә җыена.
4 мартта чит илдәге "Башкорт милли хәрәкәте комитеты" онлайн оештыру корылтае уздырып "Башкортстанның бәйсезлек алуга әзерлек эшләрен" башлавын хәбәр итте.
"Татарстанның сөргендәге хөкүмәте" дип аталган төркем 2008 елда барлыкка килде. Аны ул чакта читтән торып Милли Мәҗлес оешмасы эшләрендә катнашкан һәм 1996 елдан АКШта яшәгән татар галиме, активист Вил Мирзаянов җитәкләде. 2023 елның февраленнән бу вазифага Британиядә сыену алган татар активисты Рәфис Кашапов кереште. Оешма үзенең төп максаты итеп Татарстанның бәйсезлегенә ирешүне күрә.
Сөргендәге хөкүмәтләр тарихта сирәк күренеш түгел, андый мисаллар бар. Нигездә, мондый оешмаларны ватаннары басып алынган, яки кануни хакимиятләре куылган дәүләтнең бәйсезлеген, демократик яктан үсешен теләгән активистлар оештыра. "Сөргендәге хөкүмәт" феномены әсир милләтләрнең хокукларын яклау өлкәсендә шактый көчле сәяси корал булса да, аның төп проблемы булып канунилыгы, легитимлыгы кала, чөнки басып алынган ватан илдә аларны демократик кагыйдәләргә нигезләнеп сайларга юл куелмый, ә читтәге милли хәрәкәтнең тиешле оештыру эшен башкарып чыгу өчен мөмкинлекләре юк, йә ул еш кына бик зәгыйф булып кала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!