Татарстан һәм Башкортстанда кредит алучылар 25 һәм 31 процентка кимегән

Иллюстратив фото

Белгеч моны халыкның бурыч җыярга теләмәве һәм банкларның таләпләрне арттыруы белән аңлата.

Быелның гыйнвар аенда Татарстан һәм Башкортстанда кулланучылар кредиты алучылар кимегән. Бу хакта Кредитлар тарихы бюросы хәбәр итә.

2023 елның гыйнварында Татарстанда 30 250 кредит бирелгән. Бу, 2022 елның декабрь аена караганда, 25,3 процентка азрак. Узган ел ахырында республикада 40 471 кредит алынган булган.

Башкортстанда кредит алучылар 31,7 процентка кимегән. Гыйнвар аенда барлыгы 29 198 кредит бирелгән.

Ике республикада да кредитларның уртача суммасы азайган. Татарстанда ул 248 245 сумны тәшкил иткән. Бу узган елның декабрь күрсәткеченнән 4,1 процентка азрак. Башкортстанда уртачак кредит суммасы 5,4 процентка кимеп, 232 676 сумга төшкән.

Кредитлар тарихы бюросының маркетинг мөдире Алексей Волков кулланучылар кредиты алучыларның кимүен халыкның бурыч җыярга теләмәве һәм банкларның таләпләрне арттыруы белән аңлаткан. Моның ул сезонга бәйле булуын да әйтә.

"Кулланучылар кредитын алучылар инде икенче ай рәттән кими. Гомуми билгесезлек вакытында кредит алучылар финансларын саклау моделе белән яшәргә һәм (банклар алдында) җаваплылыкны арттырмаска тырыша. Моннан тыш, кредит бирүнең гомум суынуын да әйтергән кирәк. Бу банкларның тагын да консервативрак кредит сәясәте алып баруы белән бәйле", ди ул.

Узган ел Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 мең сумнан артып китте. Шул ук вакытта республиканың 35 районында халыкның кереме уртача хезмәт хакыннан түбәнрәк булып кала.

Башкортстанда уртача хезмәт хакы 47 мең сумнан артты. Башкортстанда эшсезләр Татарстандагыга караганда ике тапкыр күбрәк.

Татарстанда яшәүче пенсионерлар Башкортстанныкылар белән чагыштырганда баерак булып чыккан. Медиа язуынча, былтыр Башкортстанда уртача пенсия 18 070 сум булган. Татарстанда исә 2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы, пенсияләр 19 400 сумны тәшкил иткән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!