Мунча һәм татарча медитация

Your browser doesn’t support HTML5

"Милли һәм файдалы" подкастының чираттагы эпизодында нутрициолог Гөлзирә Гаязова белән мунча керү кагыйдәләре, татар телендә медитация, телефон детоксы турында сөйләштек.

Ниләр турында сөйләштек:

- Гөлзирә чит илдә мунча сагына.

- Эссе мунчадан салкын карга сикерү дөресме?

- Ә ничек чыныгырга?

- Кояш чыгышы һәм батышында булган кызгылт төскә карап торыгыз.

- Ә зәңгәр салкын ут, компьютер, телефон экранын йоклар алдыннан булса да сүндерегез.

- Телефон детоксы: Гөлзирә 24әр сәгать телефонсыз тора ала.

- Алсу телефонсыз калырга курка, туганнары өчен борчыла.

- Медитация турында.

- Ашарга пешерү, җеп эрләү, намаз уку да медитация.

- Янә мунчага кайтабыз: нинди су эчәргә, кайчан ашарга.

- Массаж файдасы.

Сәламәт булыгыз, үз организмыгызны тыңлап яшәгез, табиб белән киңәләшегез.