Әлмәттә "Татнефть" үткәргече тишелеп, елгага нефть аккан

Иллюстратив фото

Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән.

Татарстанның Әлмәт районында "Татнефть" үткәргече тишелеп, нефть аккан. Бу хакта Росприроднадзор башлыгы Светлана Радионова белдерде.

Барлыгы 2,5 мең дүрткел метр мәйдан пычранган, нефть продуктлары Тихоновка авылындагы елгага эләккән.

"Суның – 1,2 мең дүрткел метр, туфракның – 1,35 мең дүрткел метры пычранган", дип язды ул Telegram-каналында.

Кичә, 20 мартта Тихоновка янәшәсендәге инештә нефть таплары күренгән. Нефть Зәй елгасына эләгергә мөмкин булган, белгечләр инешкә нефтьне тотып алучы алты җайланма урнаштырган. Росприроднадзор белән берлектә Татарстан табигатьне саклау прокуратурасы тикшерү уздыра. Нефть үткәргеч вакытлыча эшләми тора, ни сәбәпле шундый хәл килеп чыгуы ачыклана диелә.

  • Былтыр апрель уртасында Чаллы янында Чулман елгасына нефть аккан иде. Чаллы белән Менделеевски арасында булган ясалма утраудагы нефть скважинасы тишелде. Берничә көн акканнан соң, нефть яр буена кадәр килеп җитте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!