Омбудсмен хисабында Украинадан Татарстанга китерелгән балаларны уллыкка алырга теләүчеләр турында әйтелә

Иллюстратив фото

Бу хакта Татарстан омбудсмены Ирина Волынец хисабында әйтелә. Ул былтыр фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларыннан" килгән балаларны, ятимнәрне тәрбиягә алырга теләүчеләр булуын искәртте.

Сугыш барышында Украинадан басып алынган җирләрдән Русиягә чыгарылган балаларны Татарстанда тәрбиягә алырга тәкъдим итүчеләр булган. Бу мөрәҗәгатьләр республиканың балалар хокуклары вәкиле Ирина Волынецка килгән.

Бу хакта Волынец үзенең 2022 елда башкарган эшләре турындагы хисабында язган, документ Татарстан Дәүләт шурасы сайтында чыкты. Бүген, 23 мартта балалар вәкиле бу хисапны республика парламенты утырышында тәкъдим итте.

Хисапта әйтелгәнчә, 2022 елда "балаларны тәрбиягә, уллыкка бирү мәсьәләләре белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең артуы күзәтелгән". Мондый мөрәҗәгатьләр 2021 ел белән чагыштырганда 29,7 процентка күбрәк каралган. Волынец искәртүенчә, бу күрсәткечләрнең артуы шул исәптән фетнәчел Донецки һәм Луһански "халык республикаларыннан" килгән балаларны, ятимнәрне тәрбиягә алырга теләүчеләр дә булуы белән дә бәйле.

Украинадан китерелгән балаларны уллыкка алу белән бәйле ничә тәкъдим килгән – монысы хисаптан аңлашылмый. Шул ук вакытта 2021 елда балаларны тәрбиягә бирү турында Волынецка 74 мөрәҗәгать килгән булган, 2022 елда исә мондый мөрәҗәгатьләр саны 22гә арткан һәм 96га җиткән.

Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда – Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә. Халыкара хокук моны геноцид буларак бәяләргә мөмкин.

  • Киев һәм халыкара хокук яклау оешмалары Мәскәүне сугыш барган урыннардагы украин балаларын Русиягә күчерүдә, аларны хәтта Украинада үз гаиләләре булса да, асрамага бирүдә гаепләп килә.
  • Күптән түгел АКШта урнашкан Йель (Yale) университетының сәламәтлек саклау факультеты бүлеге тикшеренү чыгарды. Анда Русиядә Украинаның дүрт айдан башлап 17 яшькә кадәр булган балаларын идеологик эшкәртүгә дучар итүләре әйтелә. Сугыштан качарга мәҗбүр калган Украина балаларын психиатрия клиникасына һәм ятимнәр яши торган йортлар белән бәйле оешмаларга да җибәргәннәр ди белгечләр.
  • Мәскәү бу балаларны сугыштан коткарам дип килә. Шул ук вакытта Human Rights Watch халыкара хокук яклау оешмасында сугыш барганда балаларны тәрбиягә бирү – тулысынча халыкара хокукны боза дип белдерделәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!