Татарстанда язгы аланнарда мобилизациягә алынучыларның балаларына игътибар күбрәк биреләчәк

Иллюстратив фото

Балалар аланнарында һәр көн Русия һәм Татарстан байракларын күтәрүдән, гимннар җырлаудан башланачак. Шул ук вакытта җәен Башкортстан аланнарында әтиләре Украинадагы сугышта катнашучы кимендә җиде мең бала, Русия Украинадан басып алган төбәкләрдән китерелгән 1,5 меңләп бала ял итәр дип ниятләнә.

Язгы ялларда Татарстанның 20 районында урнашкан аланнарда 15 меңләп бала ял итәчәк. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар аланнарында һәр көн Русия һәм Татарстан байракларын күтәрүдән, гимннар җырлаудан башланачак.

"Әтиләре мобилизацияләнгән балалар белән эшләүгә аерым игътибар биреләчәк. Стационар аланнарда шундый 25, мәктәп яны аланнарында – 148 бала ял итәчәк", дип искәрткән республика яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков. Шулай ук ул авыр тормыш хәлендә калган 679 балага да аерым игътибар булачагын әйткән.

Шул ук вакытта Бсашкортстанда быел балаларның җәйге ялын оештыруга 2,5 миллиард сум тотачаклары хәбәр ителде. Бу хакта республиканың мәгариф министры Айбулат Хаҗин әйтте. 1,7 мең ял һәм сәламәтләндерү оешмасы эшләячәк, аларда 495 мең бала ял итәчәк, диде министр. Аның сүзләренчә, бу – барлык мәктәп укучыларының 95 проценты.

Җәен Башкортстан аланнарында әтиләре Украинадагы сугышта катнашучы кимендә җиде мең бала, Русия Украинадан басып алган Луһански һәм Донецки "халык республикалары"ннан китерелгән 1,5 меңләп бала ял итәр дип ниятләнә.

  • Былтыр җәй фетнәчел "Донецки халык республикасы"ның Мариуполь шәһәреннән Чаллыга китерелгән балаларга Чаллы читендәге сәламәтләндерү аланнарына юлламалар бирделәр.
  • "Бу балалар сигез ел пулялар һәм бомбалар астында яшәгән, алар тыныч күк йөзе астында яшәргә тиеш. Безнең Чаллыда шулай. Аланнарда уңайлы шартларда яшәячәкләр, алар балалар мохитендә булырга тиеш", дигән иде шәһәр мэры Наил Мәгъдиев. Ул бу балаларга "аерым игътибар" бирергә кушты.
  • Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады. Мәктәпләрдә һәм уку йортларында яңа дәресләр, яңа тәртипләр кертелде. Хәзер мәктәпләрдә дә һәр яңа атна байрак күтәрүдән, гимн җырлаудан башлана.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!