Адвокатлар Русиядә үтерүләр саны соңгы 20 елда беренче тапкыр артуын белдерде

Иллюстратив фото

Юристлар моны Украинадагы сугышның тәэсире дип саный.

2022 елда Русиядә соңгы егерме ел эчендә беренче тапкыр үтерүләр һәм үтерү максаты белән һөҗүм итүләр саны дүрт процентка арткан. Бу хакта адвокатларның "Травмпункт" берләшмәсе хисабында әйтелә.

Берләшмә төбәкләрдәге мәхкәмә департаментлары, Баш прокуратура һәм Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми белешмәләренә сылтана. Моның сәбәпләреннән берсе – Украинадагы сугыш булуы бар, дип саный хисап авторлары.

"Кораллы низагларда катнашучы илләрдә көч куллануның арту закончалыгы" дигән хисапны көч куллану белән бәйле җинаять корбаннарын яклауда махсуслашкан адвокатлар әзерләгән.

Бу документка "Коммерсантъ" игътибар иткән. Дөньядагы тәҗрибә күрсәткәнчә, хәрби хәрәкәтләрнең низаг белән бәйле урыннарда яшәүче сивил затларга да, бу низагта катнашучыларга да йогынтысы котылгысыз, дип искәртә юристлар.

Соңгы 20 елда Русиядә үтерүләр һәм үтерү максаты белән һөҗүм итүләрнең саны тотрыклы рәвештә кимүгә таба барган. 2002 елда шундый 32 мең очрак теркәлгән булса, 2021 елда 7332 очрак теркәлгән. Ә 2022 елда мондый очраклар саны 7628гә җиткән, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда дүрт процентка күбрәк дигән сүз.

Хисап авторлары әйтүенчә, үтерүләр һәм һөҗүмнәрнең саны сугыш барган урынга якын төбәкләрдә нык арткан. Әйтик, Белгород өлкәсендә 2021 елда шундый 52 очрак теркәлгән булса, былтыр 102 очрак теркәлгән. Курскида исә бер ел эчендә үтерү белән бәйле җинаятьләр саны 58 дән 89га кадәр арткан.

Сугыш барган урыннарга чиктәш булмаган төбәкләрдә дә үтерүләр һәм һөҗүмнәр саны артуы сизелгән, шул исәптән Бурятиядә дә, Мәскәүдә дә.

Мондый җинаятьләр санының артуын юристлар сугыш аркасында килеп чыккан берничә факторга бәйле дип аңлата. Әйтик алар һәм хәмер кулланучылар саны артуын искәртә, Көнбатыш тикшеренүләренә сылтана: аларда Гыйрак белән Әфганстанда сугышкан Америка солдатлары мисалга китерелгән.

Адвокатлар Алкоһол базарын көйләү федераль хезмәте (Росалкогольрегулирование) белешмәләрен китерә. Аларга ярашлы, 2022 елда алдагы ел белән чагыштырганда Русиядә көчле хәмер сату 6,8 процентка, аракы сату – 5,9 процентка арткан.

Адвокатлар искәртүенчә, Русиядә үтерүләрнең 70-80 проценты исерек килеш эшләнә.

Сугышта катнашканнарның көч куллануына, сивил затларның һөҗүм корбаннары булуына китергән тагын бер сәбәп атала. Юристлар моны – стресс сәбәпле психика бозылу аркасында (ПТСР) ди, бу чир кешедә сугыштан соң дистәләгән еллар эчендә килеп чыгарга мөмкин.

Шул ук вакытта адвокат, криминолог, элекке тикшерүче Игорь Маркелов хисапта ясалган нәтиҗәләрне шик астына куя. Аның әйтүенчә, сугыш, хәмер сатуның һәм көч куллануның артуы арасында бәйләнешләрне ачыклау өчен масштаблы социологик тикшеренүләр уздырырга кирәк. 20 ел рәттән үтерүләр һәм үтерү максаты белән һөҗүмнәр саны кимеп барды, әмма бу вакытта хәмер сату гел артып торды, дип искәртә Маркелов. Аның әйтүенчә, мондый җинаятьләр мигрантлар һәм качаклар күп килүе аркасында булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!