Төркиядә оппозиция Эрдоганны сайлаулардан төшереп калдыруны таләп итә

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган

Оппозиция Эрдоганның төп көндәше Кемал Кылычдароглуны хуплый. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, гамәлдәге президентны сайлауларга тәкъдим итү Төркия Конституциясенә каршы килә, чөнки ул хәзерге вакытта бу вазифада икенче мөддәтендә тора.

Төркиядә өч оппозицион фирка президент сайлауларыннан илнең хәзерге башлыгы Рәҗәп Эрдоган намзәтен төшереп калдыруны таләп итә. Бу хактагы мөрәҗәгатьне Төркиянең Югары сайлау комиссиясенә "Яхшы фирка", "Демократия һәм алгарыш", шулай ук "Мәмләкәт" фиркаләре юллаган. Оппозиция Эрдоганның төп көндәше Кәмал Кылычдароглуны хуплый.

Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, гамәлдәге президентны сайлауларга тәкъдим итү Төркия Конституциясенә каршы килә, чөнки ул хәзерге вакытта бу вазифада икенче мөддәтендә тора. Әнкара исә 2017 елгы Конституция референдумыннан соң Эрдоганның президент мөддәтләре "нульләште", аны яңадан саный башларга була, ди.

  • Төркиядә президент сайлаулары 14 майда узачак. Февральдәге җир тетрәүләрдә 50 меңнән артык кеше үлсә дә, сайлауларны күчермәделәр.
  • Сайлау алды ярышында Эрдоган белән Кылычдароглу төп намзәтләр булып тора. Аларның сайлау алды кампанияләрендә җир тетрәү темасы өстенлек алып тора. Оппозициянең Эрдоганга төп дәгъвасы – хакимиятләрнең җимергеч зилзилә китергән нәтиҗәләр белән көрәшкә начар әзерләнүе һәм зыян күрүчеләргә җитәрлек ярдәм булмавы.
  • Төркиядәге көчле җир тетрәү нәтиҗәләре быелгы сайлауларда да чагылыш табарга мөмкин дип саныйлар. "Бу фаҗига оппозициягә күп мөмкинлекләр, хакимиятне тәнкыйтьләргә форсатлар ачты. Һәм алар моны сәяси көрәштә актив куллана. Шуңа күрә җир тетрәү хакимият шансларын киметергә мөмкин", — дигән иде журналист Яшәр Ниязбаев.
  • "Төркия халкының 15%ы җир тетрәүдән зыян күргән районнарда яшәгән. Алардан якынча 70% Эрдоган өчен тавыш биргән. Күз алдына китерегез, хәзер аларның нинди өлеше фикерләрен үзгәртәчәк. Анда туганнарын-якыннарын югалткан кешенең кәефен чамалый алабыз, — ди Ниязбаев.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!