Чаллы шәһәр шурасы депутаты Җиңү паркына Сталин бюсты урнаштыруны сорады

Иллюстратив фото

"Сталинны хупламаучылар - яки әшәке кешеләр, яки шундый бөек шәхесне бәяләргә акылы җитмәүчеләр”, дигән мондый тәкъдим белән чыккан депутат Татьяна Гурьева.

Чаллы шәһәр шурасы депутаты Татьяна Гурьева 9 май алдыннан шәһәрнең Җиңү паркына Иосиф Сталин бюсты урнаштырырга тәкъдим иткән.

Шул рәвешле ул "илне көчле державага әйләндергән, аңа атом калканы бүләк иткән" җитәкченең истәлеген шәһәрдә мәңгеләштерергә теләвен әйткән. Бу хакта "Бизнес Online" яза. Әлеге тәкъдимне Гурьева Чаллы шәһәр шурасы утырышында ясаган, диелә. "Сталинны хупламаучылар - яки әшәке кешеләр, яки шундый бөек шәхесне бәяләргә акылы җитмәүчеләр", дигән Гурьева.

Бу – Чаллыда Сталин исемен мәңгеләштерергә омтылуларының беренче очрагы гына түгел. Былтыр 6 декабрьдә Чаллының 25нче комплексында хосусый мәктәп ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы билгеле булды. Бу җәмәгатьчелектә зур бәхәсләр уятты. Мәктәп Сталин һәйкәлен алып куйды. Шулай да аның ачылышы 2023 елның язында булачак дип әйтелде.

  • Чаллы мәктәбе ишегалдында Иосиф Сталинга һәйкәл урнаштырылуы Татарстан Дәүләт шурасында да күтәрелде. Бу уңайдан былтыр 15 декабрьдә узган парламент утырышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов чыгыш ясады. "Яшьләр меңьеллык тарихлы Русиядә нинди лидерлар булуын белергә тиеш. Без нәрсәдән куркабыз?" диде ул.
  • Язучы Рабит Батулла Сталин чорында барлыкка килгән курку хисе татар милләтнең умырткасын сындырды, дип белдергән иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!